tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Зәңгәр шәл” спектакле музыкасын тыңларга килегез
“Зәңгәр шәл” спектакле музыкасын тыңларга килегез

“Зәңгәр шәл” спектакле музыкасын тыңларга килегез

Тиздән Казанлылар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары һәм оркестры чыгышын карый алачак.

Шулай ук август аеның һәр җомгасында Камал театры архивында сакланган спектакльләрнең видеоязмаларын ачык һавада карап булачак.

17 август – «Галиябану», автор Мирхәйдәр Фәйзи, режиссер Илгиз Зәйниев, 2015 ел, драма.

24 август– «Курчак туе», автор Гаяз Исхакый, режиссер Фәрит Бикчәнтәев, 2009 ел, драма.

26 август – Камал театры артистлары һәм оркесты башкаруында «Зәңгәр шәл», «Яшь йөрәкләр», «Галиябану», «Килә ява, килә ява» спектакльләреннән өзекләр. 

31 август – «Җанкисәккәем», автор Туфан Миңнуллин, режиссер Фәрит Бикчәнтәев, 1995 ел, комедия.

Башлану вакыты — 20:30. Спектакльләр татар телендә рус теленә субтитрлар белән күрсәтелә.

Керү бушлай, — дип хәбәр итә Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте.

“Зәңгәр шәл”, “Яшь йөрәкләр”, “Галиябану” һәм “Килә ява, килә ява” музыкаль спектакльләреннән өзекләрне 26 августта тере оркестр башкаруында Кабан күле яр буенда ишетеп булачак.

 

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*