tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш бәйгесенә әзерләнәләр
Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш бәйгесенә әзерләнәләр

Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш бәйгесенә әзерләнәләр

Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия турнирын үткәрүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.

Ринат Фәрдиев истәлегенә традицион көрәш турниры ил күләмендә оештырыла. Быел ул 22-24 гыйнварда “Яшьлек” боз сараенда үткәреләчәк. Аңа республика районнары көрәшчеләреннән тыш, илнең 15ләп төбәгеннән спортчылар килер дип фаразлана. Ярышларның төп хөкемдары Рәкыйп Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, көрәш 4 келәмдә алып барылачак. Биредә спорт мастеры нормативларын үтәү мөмкинлеге булачак.

– Турнирны спорт бәйрәме рухында оештырабыз. Биредә сәнгать әһелләре чыгышлары да, районыбызның элекке башлыгы Ринат Фәрдиевка багышланган үзенчәлекле күргәзмә дә булачак. Ә ярыш барлык таләпләрне үтәп оештырыла, – диде спорт, физкультура һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илфат Әшрәпов район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчлегендә узган киңәшмәдә.

Роспотребнадзор таләбе буенча, турнирда катнашучыларның инфекцияле авырулар белән элемтәдә булмавы турындагы табиб белешмәсе булуы шарт. Шулай ук “Яшьлек” боз сараенда тамашачылар саны да чикләнәчәк.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*