tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйдә “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район туры үтте
Зәйдә “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район туры үтте

Зәйдә “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район туры үтте

1 октябрьдән II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла.

Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә әлеге бәйгенең район туры узды.

Татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелгән чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалр учреждениеләре һәм мәктәпләрдән 100гә якын  укучы катнашты. Шигырьләрне иң яхшы укучылар бәйгенең төбәк турына сайлап алына.

zainsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*