tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җаның – китапларыңда, Шагыйрь!
Җаның – китапларыңда, Шагыйрь!

Җаның – китапларыңда, Шагыйрь!

Әрвахларны “дус иде” дип сөйләү җиңел,
Исәннәрне дус күрүләр, һай, авыр ла!
Һәм мине дә дошман – мактап, дус юксынып
Сөйләр вакыт җитеп килә, сөбханалла!

Гомер – калын китап, тузган, саргайган;
Ә бит бите саен кошлар сайраган,
Салкын чишмә бәргән, ярып тауларны,
Умырзая туган, тишеп чал карны,
Төнен йолдыздарга сукмак салынган,
Кемдер кемне сөйгән, көткән, сагынган…

Күптән кипкән ул китапның буявы
Без – әҗәлнең харап ямьсез кунагы,
Кысыр гөнаһларны барлап ятабыз,
Еллар – көлдә, калган көнне ягабыз,
Шунсы гаҗәп: һаман нидер язабыз.
Җан – китапта, әгәр дә күз салсагыз..

Рим ИДИЯТУЛЛИН

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*