tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәлил укулары Бөтенроссия күләмендә уздырылырга мөмкин
Җәлил укулары Бөтенроссия күләмендә уздырылырга мөмкин

Җәлил укулары Бөтенроссия күләмендә уздырылырга мөмкин

Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Республикасының Санкт – Петербург  һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллектә үзәк китапханә хезмәткәре Ирина Остроумова белән очрашты.

Ирина Ильинична Питерда мәктәп укучылары арасында Муса Җәлил буенча уздырылучы чаралар, бигрәк тә Җәлил укулары буенча мәгълүмат бирде. Милли шура рәисе әлеге чараның аерым төбәкләрдә узуын һәм бик кирәкле чаралар булуын әйтте, киләсе елдан Җәлил укуларын Бөтенроссия күләмендә үткәрә башларга кирәклегенә басым ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*