tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу туры төгәлләнә
“Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу туры төгәлләнә

“Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу туры төгәлләнә

Агымдагы елның октябрь, ноябрь айларында Россиянең төрле төбәкләрендә һәм Татарстанның төрле районнарында  Муса Җәлил истәлегенә багышлап оештырылган халыкара бәйгедә катнашучылар сайлап алу турын үтте.

Бүген, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында конкурсның жюри әгъзалары:  БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Данис Шакиров, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Казан театр көллиятенең сәнгатьле сөйләм буенча мөгаллиме Инсаф Абдулла,  ТР Рәссамнар берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Мөдәррис Мингазов,  Әзһәр Шакиров, Эмиль Талипов, Резеда Сәләхова кебек танылган артистлар,  шагыйрьләр – Ркаил Зәйдулла, Ленар Шәех видеоязма рәвешендә кабул ителгән чыгышларның иң яхшыларын сайлый.

2019 елның 10 гынварында  бәйгенең финал өлешендә катнашучыларның исемлеге билгеле булачак.

14 февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында  “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесе гала – концерт белән тәмамлана.

4 Комментарии

  1. Жэлил укулары конкурсынын видеоларын кайдан карарга ,хэм тавыш бирергэ?

  2. Лейсан

    Добрый день. А возможно такое, что на конкурс не попал видеоматериал ребёнка? Очень прошу ответить.

Фикер калдырырга Айсинэ Отмена

Обязательные поля отмечены *

*