tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләче районында “Җәлил укулары” гөрләп узды
Теләче районында “Җәлил укулары” гөрләп узды

Теләче районында “Җәлил укулары” гөрләп узды

Агымдагы елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Теләче районы Теләче авылы мәктәбендә һәм район балалар иҗаты үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан оештырылган Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе гөрләп узды.

Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М. Җәлилнен иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, балаларның сәләтләрен күреп алып, аларны үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Катнашучылар яше 3тән алып 25кә кадәр:

8 яшькә кадәр;

9 яшьтән 13 яшькә кадәр;

14 яшьтән 17 яшькә кадәр;

18 яшьтән 25 яшькә кадәр.

Шунысы куанычлы, чара форматы елдан ел яңара: быел 9 яшьтән олы балаларны видео аша бәяләүне аерым билгеләп узарга кирәк.

Бәйгедә 94 кеше катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*