enrutat
Баш бит / Җәмәгать белән бергә булыйк
Җәмәгать белән бергә булыйк

Җәмәгать белән бергә булыйк

19 – 21 июль көннәрендә республикабызда Бөтенроссия татар дин әһелләренең тугызынчы җыены уздырылачак. Шул уңайдан ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– IX Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында моннан биш ел элек кабул ителгән “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясенең үтәлеше дә тикшереләчәк. Бу нигезләмәнең әһәмияте турында күптән түгел Сез язып та чыктыгыз. Концепцияне яңартып, милли мәгарифне саклап калу, аны дини мәгариф белән берлектә үзәккә чыгару күздә тотылмыймы?

– Чынлап та, “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясе – бөтен татар халкы өчен бик әһәмиятле документ. Татар­станыбызның иҗ­тимагый, икътисади-сәяси юнәлеш­ләре билгеләнгән инде, ә барча татар дөнья­сы­ның рухи үсеш юллары һәм үзен­чә­лекләре нәкъ ме­нә әлеге документта бил­ге­ләнә. Әлеге нигезләмәдә дини илаһият һәм социаль мәсь­әләләр тә­гаен­ләнә.
Концепциядә традицион ислам казанышларын пропагандалауга, татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен, узган гасырларда яшәгән бөек татар галимнәренең, дин әһеллә­ренең мирасын саклауга зур игътибар бирелә. Документны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Россия Ислам институты һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә эш­ләде. Кыскасы, имамнар, га­лим­нәр, җәмәгать һәм сә­я­сәт эшлеклеләренең, әй­дәп баручы шәхеслә­ребез­нең уртак хезмәт җимеше бу. Игътибар белән укып чыгыгыз әле: андагы фикерләр бүген дә актуаль дип кенә әйтү дөрес булмас, алар үз әһәмиятен мәңге югалтмаячак!

Әлеге нигезләмәдә милли мәгариф мәсьәләсенә аерым бер бүлек бирелгән. Анда заманыбызның бу өл­кә­дәге барча сорауларына җа­вап бар, минемчә. Шуңа күрә бүген концепцияне яңарту зарурлыгы юктыр. Хикмәт аны ничек тормышка ашыруда. Кызганыч ки, Рос­сиянең Идел-Урал билә­мәләрендә яшәүче мөселман дин әһелләренең күпчелеге татар милләтеннән булса да, «Ислам һәм татар дөньясы” концепциясе ни өчендер алар эшчәнлегендә кулланылмый гына түгел, хәтта кайвакыт кире кагыла. Татарстан Республикасы мөселман­на­ры Диния нәзарәтенә килгән­дә, без эшчәнлегебезне шушы документта чагылыш тапкан стр­атегиягә нигезләнеп алып барабыз. Шуңа күрә мөф­тияте­без башкарган эш­ләрнең һәм башлангыч­ла­рының муафыйклыгына, чыгарылган теге яки бу карар­ларның мантыйклыгына шик­­­ләнеп, фет­нә чыгарырга теләүчеләр­гә гаҗәпләнәм мин. Аларга бер генә сорау бирәсе килә: “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен укып караганыгыз бармы?

– Моңарчы мәктәптә урта белем бирү системасында, балаларыбызны әхлакый-дини казанышларыбыз белән таныштыру максатында, алты мо­дульдә белем бирелә иде. Соңгы вакыта дөньяви әхлак нигезләре һәм дөнья диннә­ре нигезләре дигән модуль­ләр бетерелергә мөмкин ди­гән фаразлар ишетелә. Бу фаразлар тормышка ашса, мәк­тәп­лә­ребездә ислам дине ни­гезләре дигән фәнне укытырлык дәреслек бармы? Булмаса, язу күздә тотыламы? Чуашстан кебек рес­пуб­ликаларда “ислам дине нигезләре” фәне укытылганын беләбез. Ише­түе­без­чә, андагы татар балалары урыс телендәге дәреслек­ләрдән укый. Бө­тенроссия татар дин әһел­ләре татарча дәреслек (билгеле, Мә­гариф министрлыгы, Россия ислам дин белеме бирү советы белән килештереп) нәшер итү зарурлыгын кабыргасы белән куярга җыен­мый­мы? Әгәр мондый дәреслек яздырылып бастырылса, республикабыз ихтимал үзгәрешләргә әзер булып торыр иде.

– Дәреслек язу – бүгенге татар мәгарифендә төп проблемаларның берсе, билгеле. Без моны мәчетләр каршында татар теле курсларын оештыру мәсьәләсе килеп тугач, бик яхшы аңладык. Туган телебезне өйрәтү максатында, “Татар теле: башлап өйрә­нүчеләр өчен” уку-укыту әс­бабы язылып, ул Диния нә­зарәтебезнең “Хозур” нәш­рият йорты тарафыннан нәшер ителде. Дәреслекләр укучыларга файдалану өчен бушлай бирелде һәм аларга телнең лексикасын, сөйлә­мен һәм элементар грамматикасын үзләштерергә ярдәм итте. Әлеге курсларның эш­чәнлегенә йомгак ясаганда дәреслеккә бик яхшы бәя бирелде. Бу әсбапны мөфтият башлангычы белән Россия Ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөгаллимәләре әзер­ләде. Ике йөз битлек әле­ге әсбап, кулланганда уңайлы булсын өчен, татар һәм урыс телләрендә эш­ләнгән, татар телен өйрә­нүнең башлангыч курсын ул тулаем үз эченә ала. Соңгы вакытта “Мозаффария” кызлар татар мәк­тә­бен ачу җә­һәтендә эшли башлагач, шушындый дә­рес­лекләр һәм укыту программалары язу зарурлыгы көн үзәгендәге мәсь­­әләгә әй­лән­де. Диния нәзарәте бу юлы да уку-укыту проблемаларын хәл итүдә башлап йө­рергә ниятли.

Гомумән алганда, мин Татарстанда мөселман мәгариф системасы бик яхшы куелган дип әйтер идем. Диния нәза­рәте тырышлыгы белән үткән гасырның 90нчы еллар башында торгызыла башлаган ислам мәгарифе бүген яңа­рыш чорын кичерә дисәк тә, һич арттыру булмас. Хәзерге вакытта бездә ислам мәгариф системасы тулысынча формалашты дип әйтергә мөм­кин. Уздырылган аудит нәти­җәләре буенча мөсел­ман белем бирү оешмала­рының матди-техник базасы нык, мөгаллимнәре җитәр­лек, һәр төбәктә кабул ител­гән мәга­риф стандартлары буенча укытыла. Ел саен республика мәчетләре каршындагы махсус курсларда 30 меңләп кеше гыйлем ала. Аларга ислам нигезләре буенча мең ярымнан артык остаз белем бирә. Татарстанда 9 мәдрәсә, Россия Ислам институты һәм Болгар Ислам академиясе  эшли. Аларда 220 мөгаллим төрле юнәлеш­ләр буенча 4 мең шәкерткә гыйлем бирә. Барлык дини уку йортлары да эшчәнлеген Мә­гариф министрлыгы бир­гән лицензия нигезендә алып бара.

– Сезнеңчә, Изге Болгар җыенының илебез мөсел­ман­­нары өчен әһәмияте нәрсәдә?

– Елдан-ел Изге Болгар җыенының географиясе һәм катнашучылар саны, әһә­мия­те арта бара. Җыеныбыз отыры күркәмрәк оештырыла. Менә 21 июль көнне изге “йортыбыз”га Россиянең бар­лык төбәкләреннән мө­сел­ман кардәшләребез җые­лачак. Һәр ел саен имамнар, зыялылар, рәсми даирәләр бер җәмәгать булып туплана. Анда бер-беребезгә изге те­ләкләребезне җиткерәбез, ниятләребез белән уртаклашабыз. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһының сәламе булсын) безгә үзенең бер хәдисендә: “Иннә Аллаһа ләә юдыйллү әл җәмәгаһ вә ядүллаһи фәүкаль җәмәгаһ”, ягъни “Аллаһу Тә­галә җәмәгатькә тупланган мө­­селманнарны адаштырмас, Аллаһу Сөбханәһү вә Тә­галә җәмәгать белән бергә булганнарга якын тора”, – ди­гән. Бирсен Ходай! Шулай була күрсен! Бүген Россиядә 20 миллионнан артык мө­селман яши. Җир шарында өммәт­тәш­­ләребезнең саны 2 миллиардка җитә. Бу – бик зур көч!

 

Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*