enrutat
Баш бит / Җәмәгать урыннарында татарча аралашучылар арта…
Җәмәгать урыннарында татарча аралашучылар арта…

Җәмәгать урыннарында татарча аралашучылар арта…

Республикабызда татар милләтен үстерү һәм таныту өчен янып йөрүче, туган телебез — татар телен саклауга зур өлеш кертүче яшьләр бихисап. Алар татар булулары белән чын мәгънәсендә горурланып яши, Казанның җәмәгать урыннарында да һәрвакыт татарча сөйләшергә тырыша.

Шундый яшьләрнең берсе — Бөтендөнья татар яшьләре форумы активисты Диләнур Әхмәтҗанова. Ул гади активист кына түгел, ә һәр елны «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында уза торган «Татар-дозор» уенын оештыручыларның берсе дә әле.

Билгеле булганча, быелгы «Татар-дозор» уены башка еллар белән чагыштырганда үзенчәлеклерәк булуы белән аерылып торды. Анда һәр елдагыча студент яшьләр түгел, ә 7-9 сыйныф укучылары катнашты. Бу үзгәрешнең сәбәбе нидә, быелгы «Татар-дозор» уены оештыручыларның өметләрен аклаганмы һәм киләсе елларга планнар нидән гыйбәрәт — боларның барысы турында да Intertat.ru газетасына Диләнур Әхмәтҗанова үзе сөйләде.

— Диләнур, әйдә сүзне үзеңнән башла әле. Казанның актив татар яшьләре арасына кайчан һәм ничек килеп эләктең?

— Мин хәзерге вакытта КФУда, Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлегенең 3 курсында белем алам. Моннан нәкъ 3 ел элек үзем дә беренче мәртәбә шушы «Татар-дозор» уенында катнашкан идем. Миңа шулкадәр ошаган иде ки, ул елгы квестны мин бүгенгедәй хәтерлим. Шул вакыттан бирле, Аллага шөкер, татар дөньясыннан аерылганым юк.

— Барыбызга да мәгълүм, «Татар-дозор» уены быел 4 нче ел рәттән уздырылды. Әйт әле, аның максаты нидән гыйбарәт?

— Максатыбыз бик гади — республикада ике дәүләт теленең дә бертигез дәрәҗәдә кулланылышын тәэмин итү, халыкны, бигрәк тә халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрне татар телен куллана башларга чакыру. Ә өндәүләрнең яшьләр тарафыннан тормышка ашырылуы исә бу миссиянең әһәмиятен тагын да арттыра кебек.

— Быелгы «Татар-дозор» уенының төп үзгәреше — анда студент яшьләр түгел, ә мәктәп укучылары катнашты. Нишләп татар теле өчен көрәшкә быел яшүсмерләрне җәлеп итәргә булдыгыз?

— Нәкъ менә шушы яшьтә алар шәхес буларак формалаша, һәрнәрсә турында үз шәхси фикерләре барлыкка килә. Әлеге бәйге ярдәмендә без алар күңеленә милләтләренә, туган телләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт орлыклары салырга теләдек. Нәтиҗәләр исә бик тә сөенечле, дияр идем. Алар без көткәннән дә тапкыррак, җитезрәк булып чыктылар. «Татар-дозор» бәйгесендә катнашкан һәр укучының татар булулары белән чын мәгънәсендә горурлануына ышандым.

— Билгеле булганча, уен вакытында яшьләр Казан урамнары буйлап йөри, татар теле кулланылышын, татар телендәге язуларның дөреслеген тикшерә, сыйфат ягыннан бәя бирә. Әйт әле, менә шушы 4 ел эчендә башкалабызда татар теленә караш бераз булса да үзгәрдеме икән?

— Әлбәттә. Күп кенә кибетләрнең элмә такталарында татарча язулар бар, сатучылар арасында да рәхәтләнеп татарча сөйләшүчеләр башка еллар белән чагыштырганда күбрәк очрый хәзер. Мин, хәтта, үземнең мисалда да сөйләп китә алам. Оят булса да әйтим, моннан берничә ел элек җәмәгать транспортында, кибетләрдә татарча сөйләшергә ничектер яхшысынмый идем. Ләкин бу хис бик тиз юкка чыкты. Мин хәзер җәмәгать урыннарында татарча аралашырга тырышам.

Шунысын төгәл әйтә алам — шәһәребездә татарча сөйләшергә теләүче, тик ничектер яхшысынмаучылар бик күп. Алар белән беренче булып үзең сөйләшә башласаң, шундук рәхәтләнеп туган телләрендә аралаша башлыйлар. Бу үзгәрешләрдә татар милләте өчен янып йөрүчеләрнең һәм, бигрәк тә, актив татар яшьләренең өлеше зур, дип уйлыйм.

— Шулай да, һәрбер эшне идеаль рәвештә башкарып чыгу бик авыр. Әйт әле, оештыручы буларак уенның нинди кимчелекләрен күрәсең. Киләсе елга татар яшьләре «Татар-дозор» квесты вакытында нинди яңалыклар һәм «авырлыклар» белән очрашачак?

— Беренче чиратта, киләсе елга «Татар-дозор» уенын Казанда гына түгел, ә республиканың башка шәһәр һәм районнарында уздырырга планлаштырабыз. Аннары тагын бер теләк — шәһәрнең бәйге уза торган мәйданын зурайтасы иде. Үзәк урамнарны гына түгел, ә Казанның башка урамнарын да «тикшерергә» исәп бар.

Автор: Рәмзия Закирова
Чыганак: «Интертат» ЭГ

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*