tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Женеваның Мариньяк паркында Сабантуй дүрт телдә узачак
Женеваның Мариньяк паркында Сабантуй дүрт телдә узачак

Женеваның Мариньяк паркында Сабантуй дүрт телдә узачак

Швейцариянең «Юлдаш» татар һәм башкорт ассоциациясе 22 июньдә Женеваның Мариньяк паркында Сабантуй уздырачак. Бәйрәм татар һәм башкорт телләрендә ачыла, аннан рус һәм француз телләрендәдщвам итәчәк. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Бу үзенчәлекле Хәтер һәм кайгы көнендә программаның беренче өлешен Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган сугышчыларга багышлыйлар.

«Туган илдән читтә яшәүче кешеләр өчен Сабантуй – язгы кыр эшләре тәмамлануга караганда да күбрәк мәгънәгә ия. Бу – милли мәдәниятне саклау, татар-башкорт җәмгыятендәге дустанә элемтәләрне ныгыту мөмкинлеге», – дип билгеләп үткән чыганак.

«Юлдаш» ассоциациясенең мөһим миссиясе – татар һәм башкорт мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру һәм рус милләтенең барлык берләшмәләрен берләштерү. Швейцария Сабан туена Европаның башка илләреннән елдан-ел күбрәк кешеләр килүе дә һичшиксез зур казаныш булып тора.

Бәйрәм Татарстанның атказанган артистлары һәм Башкортстанның Фәйзи Гаскаров исемендәге Дәүләт халык биюләре академия ансамбле, Халыкара музыкаль конкурслар лауреаты һәм гран-при иясе, «Ну-ка, вместе» тамашасында катнашучы Камилла Зилялиева катнашында узачак.

Концерт программасында Россиядән килгән артистлар, шулай ук җирле Швейцария һәм күрше-французлар да катнашачак. Моннан тыш, кунаклар милли ризыклардан авыз итә алачак. Шул ук көнне Сабантуйда өлкәннәр һәм балалар өчен традицион спорт ярышлары уздырыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*