tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәй ахырының иң глобаль вакыйгасы — TAT CULT FEST!
Җәй ахырының иң глобаль вакыйгасы — TAT CULT FEST!

Җәй ахырының иң глобаль вакыйгасы — TAT CULT FEST!

30 август көнне җәй ахырының иң глобаль вакыйгасы — TAT CULT FEST узачак.

TAT CULT FEST — ул Казан Кирмәне территориясендә үтәчәк һәм кунакларга музыка, кино һәм заманча сәнгать дөньясыннан үзенчәлекле милли программа тәкъдим итәчәк шәһәр татар мәдәнияте һәм сәнгате фестивале.

Музыка. TAT CULT FEST — ул, беренче чиратта, дөньяның 20 шәһәреннән килгән татар сәхнәсенең 30 иң көчле төркеменнән өч музыкаль — рок, фьюжн һәм электрон сәхнә.

Фестиваль хедлайнерлары:

Zulya Kamalova and The Children of the Underground (Австралия)
Энвер Измайлов (Кырым)
Aygyul (Австрия)
Super Tatar (Финляндия/Германия/Татарстан)
АИГЕЛ (Санкт-Петербург/Яр Чаллы)
Ислам Сатыров (Ставрополь крае)
һәм башкалар.

Сәнгать. Яшь татар рәссамнарының инсталяцияләре, интерактив арт-объектлары һәм махсус проектлары Казан Кирмәнен заманча сәнгать территориясенә әверелдерәчәк. Фестивальнең арт-программасы берничә тематик зонадан — театраль сәхнә, әдәби һәм локаль режиссерларының киноларын күрсәтү мәйданчыкларыннан торачак.

Маркет һәм махсус зоналар. TAT CULT FEST — ул бөтен гаилә өчен шәһәр фестивале: монда балалар һәм олыларга күңел ачу программалары, дизайн-маркет, ял итү зонасы, традицион татар аш-суы белән аның гастрономик вариацияләре каралган.

Фестивальгә керү ирекле.

Оештыручылар: Yummy Music, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Казан шәһәр берләшмәләре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*