tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җидепулат татарлары
Җидепулат татарлары

Җидепулат татарлары

Көнчыгыш Казахстанның Семей шәһәре электән Җидепулат-Семипалатинск, дип аталган, аның Алаш-кала, Доржинкит- Цорджийнкийд дип йөртелгән чаклары да булган. Хәзерге энциклопедияләр тарихи Җиде пулатны калмыклар-будда храмнары белән бәйләп аңлатсалар да, Миллер, Паллас һәм аның замандашлары бу биналарны “Таш мәчетләр” яки “Татар-Монгол йортлары”, дип язып калдырганнар. Семипалатинск каласының рәсми тарихы 1718 елдан, 14379913_1151842574902665_6370030190640243090_oягъни, урыслар биредә хәрби ныгытма салган вакытлардан башлана, һәрхәлдә, биредә гомер-бакый төрки халыклар яшәсә дә… Һәм, әлбәттә, татарлар да бу шәһәр тарихында зур эз калдырганнар, әле дә биредә шулай абруйлы яшәп яталар. Семей шәһәрендә бүген дә татарлардан калган 18-19 гасыр мәчетләре эшләп тора, алар өчәү. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, революциягә кадәр биредә 12 мәчет, 7 мәдрәсә булган, аларның барысын да диярлек татарлар салдырган һәм тоткан. Егерменче гасыр башларында биредә яшәүчеләрнең яртысы, ягъни, 15 меңе мөселманнар булган, татарлар белән җирле казахлар сан ягыннан бер дәрәҗәдә булганнар. Җидепулат тарихына чын мәгънәсендә ташлар белән уелып кереп калган татарлар да бар, алар – бертуган Мусиннар. Бу бай татарлар биредә 19-20 гасырларда яшәгәннәр, таш йортлар, мәчет-мәдрәсәләр салдырганнар, күп илләр белән сәүдә иткәннәр. Мусиннар Җидепулатта беренче пар тегермәннәрен төзиләр, Иртыш елгасында дистәләрчә пароходлар, баржалар тоталар, шулай итеп, Иртыш елга флотилиясенә нигез салалар, беренче банклар ачалар. Бүгенге көндә дә Семейда бертуган Мусиннар исемендәге урам һәм мәчет бар, алар салдырган һәм яшәгән йортлар һаман саклана. Совет заманында Семипалатинск шәһәре шул исемдәге өлкә үзәге булып тора, хәзер исә үзәк Усть-Каменогорскига күчерелгән. Биредән ерак түгел атом-төш коралы сынау урыны (Семипалатинский ядерный полигон) булган, аның зарарлы шаукымы халыкка шактый зур зыян салган. Шәһәрдә хәзер өч йөз меңләп кеше яши, шуның 12 меңе – татарлар. Шушы ярты гасыр вакыт эчендә татарларның яртылаш кимегәнлеген дә әйтеп үтәргә кирәк, моның сәбәбе – күпләп башка урыннарга күчеп китүләр, катнаш никахлар һәм атом-төш 14435216_1151844268235829_7048673299365597738_oафәтенең нәтиҗәләре. Шушы авыр шартларга һәм язмыш сынауларына карамастан, Семей-Җидепулат татарлары бүген дә биредә тулы канлы тормыш белән яшәп яталар. Аларның монда чирек гасыр инде татар иҗтимагый үзәге эшләп килә, “Хак” дип аталган Иртыш буе татар-башкорт оешмасы бар, шулай ук бөтен Казахстанга бердәнбер Татар сәнгать мәктәбе дә биредә эшли. Ә Семей шәһәренең “Иртыш моңнары”, “Гөрләвек”, “Илһам”, “Истәлек”, “Күңелле балачак” ансамбльләрен хәзер хәтта чит илләрдә дә яхшы беләләр. “Көзге Иртыш моңнары” дип аталган Халыкара татар сәнгать фестивале инде егерме тапкыр уздырыла, анда бөтен Россиядән килгән сәнгатькәрләр көч сынаша. Бу милли эшләрнең барысының да башында Татар сәнгать мәктәбе директоры Габделхак Ахунҗанов тора. Соңгы елларда Җидепулат татарлары миллилекне саклап калуның яңа, фәнни юлларын да эзли башладылар һәм тарихка мөраҗәгать иттеләр. Биредә инде берничә тапкыр татарлар тарихына караган фәнни-гамәли конференцияләр уздырылды, аларда милләтебезнең үткәне һәм киләчәгенә тирән анализ ясалды.

14500721_1151838121569777_9193555631169634646_oБу елның 21 сентябрендә Семей шәһәрендә “Татарларны саклап калуда һәм үстерүдә ислам диненең хәлиткеч роле. Евразиядә ислам динен таратуда татарларның тоткан урыны” дип аталган читраттагы фәнни-гамәли конференция уздырылды. Конференция шулай ук Җидепулатның атаклы сукыр карые, ярты гасыр буе Җәмигъ мәчетнең имамы булып торган Шакирҗан хәзрәт Сабитовның якты истәлегенә дә багышланган иде. Бу мәртәбәле җыенда Казахстаннан һәм Татарстаннан галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, хакимият вәкилләре катнашты һәм чыгыш ясады. Абай исемендәге өлкә китапханәсендә узган Халыкара конференциядә катнашучыларны шәһәр акимы Ермак Сәлимов үзе тәбрикләде, шулай ук өлкә һәм шәһәр мөфти-имамнары да Коръәни фатихаларын бирделәр. Конференция башында ук Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның котлау хаты укылды, шулай ук милли активистларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Татарстаннан бу Халыкара конференциядә тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Диния нәзарәтенең голәмәләр Шурасы рәисе, Россия Ислам институтының кафедра мөдире Рамил хәзрәт Әдеһәмов, тарих фәннәре кандидаты, язучы, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова, филология фәннәре кандидаты, Россия Ислам институты доценты, КФУ-ның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрекне өйрәнү Институты фәнни үзәк җитәкчесе Резеда Сафиуллина Әл-Анси катнаштылар һәм төп теманы ачарлык фәнни докладлар ясадылар. Ә Шакирҗан хәзрәт Сабитовның тормышы, рухи мирасы турында аның укучысы, хәзер Жезкент шәһәре мәчете имам-хатибы, милләттәшебез Рамил хәзрәт Рәхимбаев тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Халыкара конференция эшендә казах галимнәренең актив катнашуын, Ауразиядә ислам динен таратуда татарларның роле турында фәнни яктан дәлилле чыгышлар ясауларын да әйтеп үтәргә кирәк. Астана шәһәреннән тарихчы, Назарбаев исемендәге университет галиме Нурлан Кабделхакның “Мусульманский Семей: мусульманское население и мусульманские институты Семипалатинска в XIX веке” дип аталган доклады, нигездә, татарлар турында иде. Шулай ук Семей шәһәренең Мусин исемендәге мәчет имамы Нурбәк Сәлимовның “Сәүдәгәр Мусиннарның Семипалатинск үсешенә керткән өлешләре” дип аталган чыгышы да милләттәшләребезнең фидакарь эшләренә багышланган иде. Шунысын да әйтергә кирәк, Халыкара конференциянең эш телләре итеп казах, татар һәм рус телләре игълан ителде, һәм чыгышлар да шушы өч телдә 14500359_1151839201569669_2446335952874451982_oяңгырады. Казахстанда яшәүче милләттәшләребез дә бу конференциядә актив катнаштылар һәм үз сүзләрен әйттеләр. Астанадан “Дуслык” татар мәгариф-мәдәни үзәге җиткәчесе Яннәт Низаметдинова, Карагандадан журналистика магистры Розалия Хөсәенова, Семейдан Татар иҗтимагый үзәге музее советы әгъзасы Гөлзинәт Бекова, Семейдан архив җитәкчесе Гөлнар Касыймова кызыклы чыгышлар ясадылар. Хәзер Семей шәһәрендә яшәүче, Казан федераль университеты аспиранты, Казан кызы Диләнур Ахунҗанова исә саф татар телендә, “Татар гаиләләрендә традицион ислам дине нигезендә татар телен саклап калу һәм үстерү” дигән темага төпле доклад ясады. Шулай ук Казахстан композиторлар берлеге әгъзасы, Семей шәһәре музыка училищесы укытучысы Ләззәт Жуманованың бабасы Корбангали Халиди турында чыгышы да күпләрдә зур кызыксыну уятты. Семейда узган бу халыкара конференция үзенең эчтәлеге, фәннилеге, ихласлыгы белән аерылып торды. Әлбәттә, “Татарларны саклап калуда һәм үстерүдә ислам диненең хәлиткеч роле. Евразиядә ислам динен таратуда татарларның тоткан урыны” дип аталган гаять җитди теманы бер конференциядә генә ачып бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә эш ахырында бу темага фәнни конференцияләрнең дәвамлы булырга тиешлеге турында, аларны Семейда гына түгел, ә Казанда һәм Себердә дә уздыру турында махсус резолюция кабул ителде. Шулай ук Җидепулат татарлары турында документаль китап чыгару һәм энциклопедия бастырырга әзерлек эшләре башлау турында да резолюция кабул ителде. Җыен ахырында китапханәнең актлар залында Казаннан килгән яшь җырчы Илгиз Шәйхеразиев һәм “Иртыш моңнары” ансамбле халыкка матур, милли концерт күрсәтте, ул “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Бу урында мондый зур җыеннарның оештыручылары һәм матди ярдәмчеләре-химаячылары турында да әйтеп үтәргә кирәктер. Әлбәттә, әйткәнебезчә, бу зур эшнең башында шушы көннәрдә 65 яше җиткән Габделхак әфәнде Ахунҗанов тора, конференция дә аның идеясе һәм ярдәме белән уздырылды. “Хак” татар-башкорт оешмасының матбугат үзәге җитәкчесе, “Җидепулат татарлары” газетасы редакторы 14445094_1151838618236394_20363281382871603_oВиктория Купцованың да хезмәте бәяләп бетергесез, конференциянең бөтен оештыру эшләре, документлар әзерләү аның өстендә булды һәм ул аны югары дәрәҗәдә башкарып чыкты. Ә инде кунакларны ашату, матди мәсьәләрне хәл итүне Семейда яшәүче милләттәшләребез, бертуган Хаҗиповлар үз өсләренә алдылар, алар бүген биредә татар байлары Мусиннар башлаган игелекле эшләрне дәвам итәләр. Тарих битләреннән күренгәнчә, Җидепулат шәһәре Ауразия киңлекләрендә яшәүче татарларның милли һәм дини үзәге булып торган, ул алар өчен Казан, Уфа, Ырынбур, Әстерхан, Бахчасарай кебек югары дәрәҗәдә саналган. Бүгенге көндә дә Семей татарлары бу төбәк өчен генә түгел, Себер-Ауразия татарлары өчен дә үрнәк булып торалар, алар милләт буларак исән калуның яңа юлларын эзлиләр. Иртыш буйларында узган бу җыен шуның ачык мисалы иде.

“Тарихи-мәдәни мирас фонды”ның матбугат үзәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*