tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңү бәйрәме белән котладылар
Җиңү бәйрәме белән котладылар

Җиңү бәйрәме белән котладылар

5нче майда Тубыл шәһәренең “Бердәм Россия” бинасының конференция залында тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашында кичә узды. Чарага килүчеләрне шәһәр Думасы рәисенең урынбасары, шәһәр Думасы депутаты Михаил Анатольевич Никитин бөтен ил халкын берләштергән олы Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.

Сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына, чарада катнашучыларга илебез халкының сугыш елларында күрсәткән кыюлыгы, бердәмлеге, рухи ныклыгы турында әйтеп, илгә тынычлык, халкыбызга сәламәтлек һәм иминлек теләде, бәйрәм кунакларына бүләкләр тапшырды.

Кичәне оештыруда ярдәм иткән шәһәр иҗтимагый оешма “Ак калфак” оешмасының  рәисе Айсылу Әптелмән кызы Юнысовага социаль әһәмиятле проектларда катнашканы һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Рәхмәт хатын тапшырды. Кичәдә Ембаево мәчете хәзрәте Эдуард Юнысов Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның рухына багышлап Коръән аятьләрен укыды, Тубыл мәчетеннән Тимур хәзрәт Ниязов догаларын юллады.

Бәйрәм чарасында Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәп укучылары Руслан Нәкыйпов, Арина Варламова Бөек Ватан сугышы темасына шигырьләр сөйләделәр. Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен кунаклар күз яшьләре белән тыңлады. Сугыш чорына алып кайткан моңлы җырларны Айсылу Юнысова башкарды, сиксән яшьләрен узган ветеран укытучылар Галия Абайдуллина үзе иҗат иткән шигырен, Заһидә Бекенина тормыш иптәше Сөнгатулла Бекенинның “Җиңү көне”нә шигырен укып тамашачыларга ишеттерде.

Сугыш чоры балаларының язмышлары охшаш. Алар авыр эш эшләгәннәр, тормышның ачысын күргәннәр, ашарга ризык, өсләренә киергә кием булмаган. Залда утыручыларны язмыш төрле яклап сыный. Аларның күпчелегенең әтиләре сугыштан исән кайтмаган. Тормышларында тирән яра калдырган еллар турында Рауза апа һәм Клим абый Садыйковлар да хатирәләрен яңарттылар, язмышлары белән уртаклаштылар, сугыш чоры балаларына иътибарны көчәйтү кирәклеге турында әйттеләр.

Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган кичәдә булган якташларыбызның теләкләре уртак булды. Һәр туган яңа көнгә сөенеп, дөньяларга тынычлык теләп, изге догалар юллап яшәргә язсын. Сугыш еллары ерагая барса да, балачакта, яшүсмер вакытларында күргәннәр, кичергәннәр онытылмаячак. Дәһшәтле сугыш еллары турында бүгенге яшьләргә күбрәк сөйләргә кирәк дигән теләкләр дә уртак булды.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*