tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңү безнең белән
Җиңү безнең белән

Җиңү безнең белән

Самараның Ленин урамын­дагы яшүсмерләр китап­ха­нәсендә милләттәшебез Ра­зия ханым Букинаның “Җиңү безнең белән” (“Победа с нами”) дип аталган яңа китабын тәкъдир итү чарасы үткәрелде.

Атказанган мәдәният хез­мәткәре, хезмәт ветераны Ра­зия Гомәр кызы 1973 — 1999 елларда әлеге китапханәнең директоры булып эшләгәнен күпләребез яхшы белә. Ул хәзер дә Самараның “Парнас”, “Лира” әдәби берләшмәләре әгъзасы булып тора, унлап шигырьләр җыентыгында аның да шигырьләрен табар­га була. 2007 елда – “Таш өс­тен­дәге чәчәк”, ә 2010 елда “Минем кәрван әле дә юлда” дип аталган үзенең ике шигырь җыентыгы да басылып чыккан иде. Менә инде өченче китабы дөнья күрде.

– “Җиңү безнең белән” дип аталган яңа китабыма 2010 — 2014 елларда иҗат ителгән иң яхшы дип санаган шигырьләремне, мәсәл­ләремне керттем. Бөек Җиңү­нең 70 еллыгына багышланган җыентыкта авыр сугыш елларына, ветераннарыбызга, шулай ук балаларга, төрле һөнәр ияләренә, дусларыма атап язылган шигырьләр бар. Украинадагы сугышны да читләтеп үтә алмадым. Зодиак билгеләре белән кызыксынучылар да бу җыентыкта үзләренә кызыклы юллар табар, дип уйлыйм, — дип таныштырды үзенең “Җиңү безнең белән” исемле шигырьләр җыентыгы белән Разия Букина.

“Беренче юллардан ук ав­торның эчке халәте күренә, кичергән хисләре ярылып ята. Аның иҗаты беркемнекенә дә охшамаган, ул өлге буенча язмый…” — дип бәя бирә бу ки­тапка Самара иҗтимагый эстетик академиясенең член- кор­респонденты, философия фәннәре кандидаты, доцент Петр Васильевич Петрищев.

Яшь буын вәкилләре дә Разия Букина шигырьләрендә үзләренә якын юллар таба ала:

– Компьютер чорында яшәү­челәрне әллә ни гаҗәп­лән­дереп булмый. Һәм, ниһаять,  күктә яңа йолдызчык кабынгандай, Разия Букинаның ши­гырьләр җыентыгы туды.

Аның шигырьләрендә табигать күренешләре дә, илдәге сәяси проблемалар да чагылдырылган, ир белән хатын, ана белән кыз, балалар һәм дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр дә күрсәтелгән. Разия ханымның иҗаты гадилеге һәм эчкерсезлеге, драма киеренкелеге, шигъри яңалыгы, романтизмы белән үзенә тартып тора, — дип яза Санкт-Петербург университетының 2нче курс студенты Яна Казачук.

Презентациягә килгән Самара шагыйрьләре Ольга Целебровская, Елена Политаева, Александр Громов, җырчы Котдус Рәшитов, композиторлар Евгений  Митрофанов, Ольга Борисова һәм башка шәхесләр Разия Букинаны шигырьләр җыен­тыгы чыгу белән кайнар котлап, чараны үзләренең музыкаль чыгышлары, шигырьләре белән бизәделәр.

Әминә ШИҺАПОВА,
“Бердәмлек”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*