tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңү елында туган балет: «Шүрәле» театр сәхнәләрен ничек яулаган
Җиңү елында туган балет: «Шүрәле» театр сәхнәләрен ничек яулаган

Җиңү елында туган балет: «Шүрәле» театр сәхнәләрен ничек яулаган

1945 ел. Сугыш. Җиңүгә кадәр тагын ике ай калган. Ә Казанда – премьера! «Шүрәле» – беренче татар балеты…

ЧЫНГА АШМАГАН ХЫЯЛ

1939 ел. Урамда атлар пошкыруы, тояк тавышлары ишетелгәли, ул да түгел шалтырап трамвай уза, ке­шеләр сөйләшүе колакка керә. Кинәт кенә әлеге гадәти ыгы-зыгыны шомлы, гаҗәеп матур музыка боза. Үтеп ба­ручыларның кайсыдыр борылып карый. Көйнең кайдан килүен эзли. Өстән! Зур кунакханә тәрәзәләре аша моң агыла. Кунакханә бүлмәләренең бер­сендә рояль артында бөдрә чәчле егет утыра – 25 яшьлек Фәрит Яруллин…

Әгәр үз вакытында Мәскәү консер­ваториясе профессоры, күренекле педагог Генрих Литинский Фәрит Яруллинны күреп өлгермәгән бул­са, гаҗәеп «Шүрәле» балеты туар идеме икән? Генрих Ильич аны бо­лай дип искә төшерә: «Яруллин бик тирәнгә яшерелгән, кулланыл­мый яткан гаҗәеп бай фантазиягә ия искиткеч талантлы кеше. Әлеге сәләтне келәшчә белән тартып чыга­рырга кирәк. Һәм, әгәр бу тормышка ашса, гаҗәеп матурлык туачак иде».

Сүз уңаеннан, «Шүрәле» балетын язу идеясе үзе Литинскийга бәйле. Тукай әкияте белән танышканнан соң, ул әлеге әсәр белән шулкадәр илһамлана ки, яраткан укучысына, сынап карау нияте белән, аның бе­ренче өзекләрен язарга бирем бирә. Нәтиҗә укытучыны канәгатьлән­дерә, шуңа күрә ул яшь шагыйрь Әхмәт Фәйзигә либретто язу үтенече белән мөрәҗәгать итә. Эш кызып китә!

– Яруллин беренче картинаны тә­мамлый, аннан икенчесен. Биюгә яраклашуы, тәэсир итү көче буенча көйне мактап бетереп булмый, – дип яза Генрих Литинский Казанга, балетмейстер Гай Таһировка язган хатында, һәм шунда ук аны автор­даш-хореограф булырга чакыра.

Литинский, әлбәттә, Гай Хаҗие­вичның инде «Шүрәле» балетына язган сценарие барлыгы турында белми. Дөрес, сценарий бер генә акт­лы була, дип раслый балетмейстер­ның биографы Владимир Горшков: алай гына да түгел, Таһиров вер­сиясен театр җитәкчелеге булачак постановканың нигезе итеп кабул иткән була. Әмма, бераз уйлаган­нан соң, Таһиров шундый фикергә килә: кемнең «Шүрәле»се кызык­лырак булуы турында Литинский белән бәхәсләшмәвең хәерлерәк. Һәм ул Литинскийның тәкъдимен кабул итә.

Балет буенча эшләргә талантлы Ленинград балетмейстеры Леонид Якобсонны да чакыралар. Эш шун­да: «Шүрәле»не 1941 елда Мәскәүдә үтәргә тиешле Татар сәнгате декада­сы программасына кертү турында карарны махсус комиссия кабул итә. Үтә дә җаваплы эш! Якобсон беренче һәм өченче актларны куярга тиеш була. Фәйзи либреттосы белән та­нышканнан соң, ул аны йомшаграк дип таба һәм сценарийны шактый үзгәртеп язарга уйлый. Бу хәл Ярул­линны көйне дә үзгәртергә мәҗбүр итә. Гаҗәеп көч, киеренкелек сорала! Өстәвенә, бик кыска вакыт эчендә.

…Һәм менә ул Университет белән Бауман урамнары чатында урнаш­кан «Совет» кунакханәсендә – но­мерга рояле белән бергә бикләп куелган. Бернинди чикләүләрсез иҗат итү шарты белән. Ул иҗат итә дә, ә инде киеренкелек тәмам чиктән ашканда, ялгызлыгыннан яңгыр торбасы буйлап төшеп кача. Хәер, кунакханәдәге «тоткыннар»­дан ул берүзе генә булмый. Тулы бер катны татар мәдәнияте эшлек­леләре били – барысы да Декадага әзерләнә. Җиһанов «Алтынчәч» операсы буенча эшли, Мозаффаров «Галиябану»ны яза. Эшләргә кура­тор итеп әлеге дә баягы Литинский билгеләнгән була. Һәр иртәне Ген­рих Ильич номерлар буйлап йөри, тикшерә, төзәтә, мактый, орыша…

Әлбәттә, 25 биючедән торган труп­пага – Татар опера театрының балет составы ул вакытта әнә шуның кадәр кешедән тора – мондый көчле куе­лыш буенча эшләве бик авыр була. Татария җитәкчелеге башкаладан «Остров танца» дип аталган күренек­ле хореография театры коллективын, һәм шулай ук Мәскәү һәм Ленинград балетларында иҗат иткән таныл­ган осталарны чакыра. Нәтиҗәдә Казан театры труппасы 90 кешегә кадәр арта. Эш гөрли! Якобсон үзе­нең актларын Мехчылар клубын­да кабатлый һәм репетицияләргә Таһировны кертми. Моны ул гаять зур дулкынлануы белән аңлата.

«Шүрәле» премьерасының ва­кытын сугыш башлануы боза – тиз арада җиңүгә ирешергә насыйп булмый. Театрның штатын яңадан кыскарталар, балет труппасында бары тик җиде генә кеше кала. Та­һиров урман кисү эшләренә чакы­рыла, аннан соң – Казан тирәли ныгытмалар төзелешенә. Яруллин фронтка китә. Литинский яраткан укучысын сугышка җибәрмәс өчен бик зур көч куя. Ул Яруллинны тылга кайтарту максатында нинди генә инстанцияләргә мөрәҗәгать итми, чөнки аның укучысы – «күренекле композитор һәм татар милли мәдә­нияте өчен гаять зур байлык булып тора». Ләкин Литинскийның омты­лышлары, тырышлыклары максаты­на ирешә алмый – Фәрит Яруллин сугышның иң хәтәр урыннарында – әле Курск дугасында, әле Белоруссия өчен барган бәрелешләрдә катна­ша. «Минем «Шүрәле»не шулкадәр сәхнәдә күрәсем килде. Бер генә күзем белән булса да… Аның музы­касы миндә яши, ул һәрвакыт минем белән бергә», – дип яза композитор «Шүрәле» турында үзенең хатыны, балет артисткасы Галина Сачекка. Ләкин юк, әлеге хыялларга тормыш­ка ашарга насыйп булмый…

БИИБЕЗМЕ… АВЫЛЧА?!

– Аякларың бармы?

– Бар.

– Ыштан киеп йөри аласыңмы?

– Алам.

– Димәк – артист!

Тарих битләренә теркәлгән кон­тексттан аерып алынган әлеге сөйлә­шү елмаю уятырга мөмкин, моның сугыш вакытында Казанда ачылган күпләгән госпитальләрнең берсендә барган сөйләшү икәнлеген аңлама­ганда, әлбәттә. Гай Таһиров яра­ланган солдатлар арасында биюче барлыгын ишетә һәм тизрәк йөгерә – кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә! Су­гыш вакытында ир‑атлар арасында биючеләргә кытлык бик зур була. Кайчак ирләр партияләрен хатын-кызлар башкарырга мәҗбүр. Тама­шачылар искә төшерә: кайвакыт ар­тисткалар, зал алкышлый башлагач, үзләренең мәһабәт ирләр образла­рын башкаруларын онытып, реве­ранс ясыйлар. Яшь аралаш көлүләр әнә шунда була да инде.

Заманы никадәр генә авыр бул­са да, Таһиров «Шүрәле» турында уйлый, онытмый. Вакытын бушка уздырмый: балет студиясе студент­лары белән шөгыльләнә, тәҗрибәле артистларның осталыгын чарлый, фольклор экспедицияләренә йөри. Бервакыт шундый сәяхәттән гаять зур табыш белән кайта – 52 халык биюе! Барысын да эшкә җигә. Фольк­лор буенча әлеге тәҗрибә Гай Хаҗие­вичка «Шүрәле»нең икенче актын сәхнәләштергәндә бик кирәк булып чыга – тамашачы каршында үзенең бөтен матурлыгы һәм үзенчәлеге белән татар авылы килеп баса. Без­нең төбәк өчен шулкадәр кадерле, якын көйләр һәм образлар киләчәктә балетка тагын да җетерәк төсләр өстәячәк.

«ШҮРӘЛЕ» ДӨНЬЯ БУЙЛАП АТЛЫЙ

…Бары тик 1944 елда гына, гаять зур тырышлыклар нәтиҗәсендә, Татар опера һәм балет театры кабат «Шүрәле»гә алына. Биючеләрнең күпләренә әле бу вакытта 16 яшь тә тулмаган, оркестрга уен корал­лары гына түгел, музыкантлар да җитми. Халык күп булырга тиеш­ле күренешләрдә балет артистлары белән бергә вокаль группаныкылар да уйный. Бу юлы беренче һәм икен­че күренешләрне сәхнәләштерергә элек Зур театр солисты, ә 1944 елдан Казан ТЮЗының баш балетмейсте­ры булып эшләгән Леонид Жуков чакырыла. Икенче күренеш – Та­һировныкы.

Сүз уңаеннан, үзе йөргән экспе­дицияләрдә Гай Хаҗиевич татар биюләрен генә тупламый, халык костюмнарын да җыя. Еш кына театрга Казан артында кия торган костюмнар эләгә. Таһиров балетка татарларга хас пластиканы өсти, биюләргә милли костюмны кертеп җибәрә – «Япмалы бию» дә, Сөем­бикә яучы костюмын караган му­зыкаль номер да әнә шул рәвешле барлыкка килә.

Балетның төп героинясы булган Сөембикә кош‑кыз ролен Анна Га­цулина башкара, югыйсә сугышка кадәр ул бары тик кечкенә кошчык ролен генә башкарырга тиеш була. Күп яктан Таһировның хуплавы, аның ярдәме нәтиҗәсендә балетка 29 яшендә килгән, гаҗәеп язмышка ия биюче – татар балетының беренче йолдызы әнә шулай кабына! Кошчык образы репетицияләрендә ул вакыт­та планлаштырылган Декаданың баш балетмейстеры Гацулинаның яше турында сорагач, исе китеп: «Сез элек кайда булдыгыз соң?» – дип сорый. Гацулина әле тагын егер­ме ел театр сәхнәсендә балкыячак, таң калган тамашачы, мөкиббән китеп, аның аягыннан ялгыш кына төшеп калган туфлиен сораячак, ә сәхнә арты хезмәткәрләре такта­га ясалган спектакль күренешләрен бүләк итәчәк.

«Шүрәле»не куйганда кабынган тагын бер татар балеты йолдызы Бари Әхтәмов булачак. 1945 ел­ның 8 мартындагы премьерада артист Али‑Батыр ролен башкара, әмма балет сәнгате тарихына ул иң шәп Шүрәле булып кереп калачак – соңгы көннәренә кадәр Әхтәмов белән дус булган Леонид Якобсон аның турында нәкъ менә шулай язып калдырган. Сүз уңаеннан, ба­летның алга таба язмышы Якобсон белән бәйле була. Әлеге эше өчен Ленинград балетмейстеры Сталин премиясенә лаек дип табыла.

Казанда узган премьера зур уңыш казана. Һәм Якобсон аны Киров исемендәге Ленинград театрында (хәзерге – Мариинка) сәхнәләште­рергә тәвәккәлли. Яңа партитураны Мәскәү композиторлары Владимир Власов һәм Владимир Фере баш­кара – һәм бу шулай тиеш була да, чөнки Ленинградта һәм Мәскәүдәге Зур театрда балетны өч составлы оркестрлар башкара! Фәрит Ярул­линның гаҗәеп музыкасын бөтен дөнья нәкъ менә әлеге куелышта ишетәчәк.

«Шүрәле»нең уңышы искиткеч була. Сөембикә ролен – Майя Пли­сецкая, Былтыр партиясен Влади­мир Васильевның башкаруы гына да ни тора! Балет ил буйлап атлый, ул дистәләгән сәхнәдә куела, ә аннан соң, СССР чикләрен узып, Болгария, Монголия, Польша, Чехословакия, Румыния, Албания, Мексика театр­лары афишаларын бизи….

– «Шүрәле» – сәхнәдән төшмәячәк әсәр ул, – ди Нәҗип Җиһанов премь­ера алдыннан балетның куелышын тикшерү комиссиясе утырышында. Бу 1945 елның 6 марты була. Бүген дә, күпме еллар үтүгә карамастан, «Шүрәле» безнең белән бергә Җи­ңүне бәйрәм итә.

http://protatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*