enrutat
Баш бит / Җиңү көне алдыннан «Моабит дәфтәрләре»нең төгәл күчермәсе тәкъдим ителәчәк
Җиңү көне алдыннан «Моабит дәфтәрләре»нең төгәл күчермәсе тәкъдим ителәчәк

Җиңү көне алдыннан «Моабит дәфтәрләре»нең төгәл күчермәсе тәкъдим ителәчәк

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар республикада башланып китте һәм мәдәни оешмаларда күркәм рәвештә билгеләп үтелә.

7 майда Муса Җәлил музей-фатирында каһарман шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре»нең факсимиль басмасы  тәкъдим ителәчәк. Яңа нәшер ителгән  китап – республика Милли музее фондында сакланган төп нөсхәдән төгәл күчермә. Мондый басмалар элегрәк тә – Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан һәм шагыйрьнең 100 еллык юбилей елында укучыларга җиткерелгән иде инде.

1946,1947 елларда илгә кайткан бу кульязма дәфтәрләр, 1953 елдан башлап, төрле нәшриятларда зур тиражлар белән басылып чыга, дип хәбәр итә Муса Җәлил музей-фатиры җитәкчелеге. Аларга ихтыяҗ зур, чөнки китапны кулга алуга «Моабит дәфтәрләре»нең чынлыкта ниндирәк булуын күзаллау мөмкинлеге бар. Әлеге уникаль хезмәт шагыйрьнең олы батырлыгына, үлмәс шигъри талантына яңа заман укучысының тирән ихтирамын һәм мәхәббәтен чагылдыру максатыннан әзерләнгән.

Тәкъдим итү кичәсендә китап басмага әзерләгән мөхәррирләр, әдәбият галимнәре белән очрашу булачак. Әлбәттә инде, үлемне җиңгән җырлар яңгыраячак, дип вәгъдә итә музейның фәнни хезмәткәрләре. Шулай ук уникаль басманы сатып алырга мөмкин булачак.

Очрашу 7 майда 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында (Горький урамы, 17) башлана. Керү бушлай.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*