tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңү көне уңаеннан Тинчурин театры ветераннарга хәйрия спектакле күрсәтте
Җиңү көне уңаеннан Тинчурин театры ветераннарга хәйрия спектакле күрсәтте

Җиңү көне уңаеннан Тинчурин театры ветераннарга хәйрия спектакле күрсәтте

7 майда, Тинчурин театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен хәйрия спектакле күрсәтелде. Быел тинчуринлылар ветераннар игътибарына “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын тәкъдим итте. Режиссёры – Рәшид Заһидуллин. Спектакльне Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстанның Арча, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Әтнә, Апас, Чүпрәле, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Кама Тамагы һәм башка районнарыннан чакырылган 300дән артык ветеран тамаша кылды.

Спектакль алдыннан ветераннар сугыш чоры турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Кукмара районы Ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуровның балачагы авыр сугыш юлларына туры килгән. “Әтиебез сугышка китеп хәбәрсез югалды, әни иртә үлде. Без өч бала ятим калдык. Әтинең 4 ир туганына да сугыштан кайтырга насыйп булмады. Безгә исә сугыш михнәтләрен тылда күрергә туры килде: ач булдык, кияргә кием булмады. Шулай да, Аллага шөкер, әбиләрнең, туганнарның тырышлыгы белән яшәдек, исән калдык”, – диде ул күз яшьләрен тыя алмыйча.

Мөһим Нәҗмиев Кама Тамагы районы Олы Карамалы авылыннан килгән. Ул да сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда аңа нибары 5 яшь була. Әтиләре сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. 1943 елның көзендә хәбәрсез югала. “Әтисез үсүләре бик авыр булды. Хәзер дә күңел тула, күзгә яшь килә”, – ди Мөһим ага.

“Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен ветераннар яратып кабул итте. Тамаша төгәлләнгәннән соң да бик озаклап кул чабулары әнә шул хакта сөйләде.

“Артистлар күңелгә үтеп керерлек итеп уйнадылар. Бик ошады. Безне, ветераннарны, ел да җыеп, бушлай спектакль күрсәткәннәре өчен Тинчурин театрына артистларга бик зур рәхмәт”, – диде Казаннан Фәһимә апа Саттарова.

Спектакль төгәлләнгәч, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, төп рольне башкарган Исламия Мәхмүтова, зал тутырып килгән ветераннарны якынлашып килгән Җиңү көне белән тәбрикләде.

Ел саен Җиңү көне алдыннан Татарстан ветераннарын җыеп, аларга хәйрия спектакле күрсәтү Тинчурин театрында матур гадәткә әверелде.

Спектакль турында. “Ефәк баулы былбыл кош” – тамашачы тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән спектакльләрнең берсе. Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган мелодраманың премьерасы 2016 елның ноябрендә булды. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.

Спектакльдә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында, ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Язмыш аларны монда төрле юллар белән китергән, әмма өлкәннәрнең барысын да ялгызлык берләштерә. Әлбәттә, дәүләт үзләрен ташламый – картлык көннәрендә сыеныр урын һәм ашау-эчү белән тәэмин итә. Ләкин адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк. Хөкүмәт йортында тәрбияләнүчеләргә әнә шулар җитми. Кемдер гаиләсен сугыш елларында югалткан, икенче берәүләр балалары исән булып та ятим калган. Район картлар йортында тәрбияләнүчеләр язмышын сурәтләгән әлеге спектакльдә мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр темасы күтәрелә.

К.Тинчурин исемендәге
Татар дәүләт драма һәм комедия
театры матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*