tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңүчеләр билгеле. Котлыйбыз.
Җиңүчеләр билгеле. Котлыйбыз.

Җиңүчеләр билгеле. Котлыйбыз.

29  октябрь көнне  «Татар рухы һәм каләм» V Бөтенросссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең тантанасы  узды. Анда зурлап җиңүчеләрне һәм финалга чыгучыларны тәбрикләделәр.

Җиңүчеләр исемлегендә:

“Татар халкының тормыш-көнкүреш, гореф-гадәтләрен һәм йола-бәйрәмнәрен яктырту” номинациясендә:

  1. Сүрия Мингатина, “Әтнә таңы” газетасы;
  2. Фәнзилә Мостафина, “Безнең гәҗит” газетасы;

“Үрнәк татар гаиләләре” номинациясендә:

  1. Гөлнур Сафиуллина(Хәсәншина), “Сөембикә” журналы;
  2. Айгөл Әхмәтгалиева, “Шәһри Чаллы” газетасы.

“Балалар өчен иң яхшы журналистик материал” номинациясендә:

  1. Айдар Гыймадиев, “Сабантуй” журналы;
  2. Фәнзилә Салихова”, “Удмуртия” телерадиокомпаниясе.

 ““Көрәш” татар милли спорт төрен популярлаштыру” номинациясендә:

  1. Радик Сабиров, “Идел” журналы;
  2. Илнар Хөснуллин, “Ватаным Татарстан” газетасы.

 “Милли тарихи ядкарьләр” номинациясендә:

  1. Тәминә Биктимерова, “Халкым минем” газетасы;
  2. Зөлфирә Мөхәммәдиева, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе;

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында:

“Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген  яктырту” номинациясендә:

  1. “Татарлар” программасы, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе;

Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан республикасының  “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова, Татарстанның Дәүләт Советынын фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Беренче урынбасары, “Татар рухы һәм каләм” татар журналистлары бәйгесенең жюри рәисе Данис Шакиров, Татарстанның халык шагыйре,  Татар рухы һәм каләм бәйгесенең жюри әгъзасы Марсель Галиев,   “Ватаным Татарстан”   газетасының баш мөхәррире, Татар рухы һәм каләм бәйгесенең жюри әгъзасы    Минназим Сәфәров,  Бөтендөнья татар конгрессы Фонды директоры Сәрия Зиннәтова котлады. Җиңүчеләргә дипломнар, сертификатлар, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Бәйрәм тантанасына җыелган каләм ияләре арасында  Бөтендөнья татар конгрессының “Рәхмәт хаты”на ия булучылар  бар иде. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров  тапшырды. Алар:

  1. Мөршидә Фатыхова – “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе
  2. Рузия Сафиуллина – “Идел” журналы
  3. Линар Закиров – “Шәһри Казан” газетасы
  4. Сөембикә Кашапова – “Мәдәни җомга” газетасы
  5. Энҗе Басыйрова – “Идел” журналы
  6. Фәрит Сәлихов – “Интертат” электрон газетасы
  7. Әлфия Мөхәммәтова – “Актаныш” радиосы
  8. Искәндәр Хәбибуллин – “Ялкын” журналы
  9. Рөстәм Мөхәммәтҗанов – “Ялкын” журналы
  10. Ләйсән Исхакова – Татар Информ агенлыгы
  11. Лилия Локманова – Татар информ агентлыгы
  12. Резеда Нигматуллина – Болгар радиосы
  13. “Өмет” газетасы (Башкортстан)

Бәйрәм тантанасы Татарстан сәнгать осталары чыгышы белән бергә үрелеп барды. Бәйрәмгә җыелган кунакларны Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Фердинат Фәтхи, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Әбелханова, Чулпан Әхмәтҗанова, “Казан” бию ансамбле биючеләре, җырчылар Базарбай, Руслан Хәсәнов җыр-биюләре белән тәбрикләде. Шулай итеп Татар рухы һәм каләм» V Бөтенросссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе үз эшен йомгаклады.

 

Татар рухы һәм каләм» VI Бөтенросссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе старт алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*