tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңүчеләр Казан белән таныша
Җиңүчеләр Казан белән таныша

Җиңүчеләр Казан белән таныша

Чиләбе өлкәсе мәктәпләрендә белем алучы, өлкә татар конгрессы тарафыннан оештырылган милли бәйгеләрдә, фестивальләрдә җиңү яулаган  укучылар Казанга сәяхәткә килде.

Сәфәргә чыккан яшь мосафирлар беренче көнне үк Җиңү паркы, Казан Кирмәне һәм башка истәлекле урыннар белән танышты.

Бүген исә алар бөек шагыйрь Габдулла Тукай һәм Татарстанның милли музейларына сәяхәт итте. Яшь милләттәшләрне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында танылган шагыйрь, күренекле җәмәгать эшлеклесе, БТК БК рәисе урынбасары Дамир Гыйсметдин, Бәтендәнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова кабул итте.

Шулай ук Казан кунаклары Татарстан Республикасының Дәүләт Советында булып, закон чыгару йортының тарихы, бүгенге эшчәнлеге, эш тәртибе белән якыннан танышты.

Алдагы көндә кунакларны “Сабантуй”, “Ялкын”, “Идел” журналлары редакцияләрендә кызыклы очрашулар, Муса Җәлил һәм Салих Сәйдәшев музейлары көтә.

Шуны да әйтергә кирәк, укучылар белән бергә Казанга, бабасының торып киткән йортын күрү өмете белән танылган татар меценаты, алтын приискалар хуҗасы Сәгыйть Рәмиевның оныгы Рабига ханым да килде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*