enrutat
Баш бит / Җисем исемнән башлана!
Җисем исемнән башлана!

Җисем исемнән башлана!

Бәләбәй шәһәрендә “Гаилә учагы” конкурсы кысаларында үзенчәлекле чара үтте.

Бәләбәй шәһәрендә республикада “Гаилә елы” уңаеннан узган тирән эчтәлекле, җырлы-моңлы “Исемең матур, кемнәр куйган” дип аталган әдәби-музыкаль кичә янә халкыбызның сокланып туймаслык зирәк акыллы, иҗади күңелле, талантлы булуына инандырды. Аны Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм Бәләбәй районы хакимияте ярдәме белән Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды.

Яз һәм наз, кочаклашу-күрешүләр, елмаю һәм дуслык, моң һәм гамь, гаилә һәм буыннар бәйләнеше, ихтирам һәм мәхәббәт, дин һәм мәгыйшәт, туган тел һәм сүз көче, чәчәкләр һәм бүләкләр… Күңелләргә яктылык өстәгән, матур яшәү теләген көчәйткән чарада болар, барысы бер гөлләмәгә тупланып, һәркем җанына иман нурлары булып иңде. Ул халкыбызның иң күркәм йолаларының берсенә – исем кушуга, исемнең кеше тормышындагы роленә һәм Бәләбәй шәһәре һәм районындагы иң күркәм гаиләләргә багышланды.

Кичә алдыннан

“Урал батыр” милли-мәдәни үзәге (директоры — Людмила Джима) бу көнне аеруча купшы иде. Фойе диварында үзәк каршында эшләп килүче славян, башкорт, татар, чуваш оешма­ларының эшчәнлеген, тарихын яктыртучы баннерлар игътибарны җәлеп итә. Бер якта Үзәк каршында эшләп килүче “Оста куллар” түгәрәге әгъзаларының әйберләре булса, икенче якта Гөлфия Зиннәтуллина, Алия Заһи­дуллина, Рәйханә Малярованың күз нурларын түгеп тудырган матурлык дөньясы – чигеп эшләнгән картиналары. Ә тышта “Ак калфак” оешмасы, “Балкыш” татар җыры төркеме кызлары ачык йөз һәм шатлык, икмәк һәм чәкчәк белән башкалабыздан килеп төшкән абруйлы кунакларны каршы ала.

Бәйрәм кунаклар белән күңелле

Менә, кичә башлануын белдереп, көй яңгырый. Зал тутырып килгән тамашачыны алып баручы татар, урыс, башкорт телләрендә сәламли һәм мәртәбәле кунаклар белән таныштыра. Алар: Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе, медицина фәннәре кандидаты Римма Үтәшева; Баш­кортстанның бала хокуклары буенча вәкиле Милана Скоробогатова; Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе урынбасары, филология фәннәре кандидаты, доцент Альбина Хәлиуллина; Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан вәкил Әлфия Таһирова, Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм. Шулай ук, Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасарлары Ихсан Бәдретдинов, Александр Смородин; Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенең Бәләбәй бүлеге җитәкчесе Артур Садыйков, аның урынбасары, “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге директоры урынбасары Илдус Разетдинов.

Башкортстанның төрле төбәкләрендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы әгъзалары бер-берсе белән даими бәйләнеш тота, дустанә яши. Бу юлы безгә Салават һәм Туймазы шәһәр­ләреннән “Ак калфак” кызларының кунакка килүе шатлык өстенә шатлык булды.Әлбәттә, кичә башында тәүге сүз хуҗаларга – Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Ихсан Әхсән улына бирелде. Ул хакимият башлыгы Азат Сәхәбиев исеменнән кунакларны сәламләде, милли-мәдәни мөхтәрият башкарган күркәм эшләр җәһәтеннән Римма Үтәшевага рәхмәтләрен җиткерде.

Римма ханым, сүз алып, халкыбызның борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, рухи һәм гаилә кыйммәтләрен, газиз туган телебезне күз карасыдай сакларга кирәклегенә басым ясады. Ул туган телне, милли гореф-гадәтләрне һәм халкыбызның рухи мирасын саклау, милләтара дуслыкны ныгыту юнәлешендәге колачлы эш өчен район хакимияте башлыгы Азат Альверт улына, милли-мәдәни автономиянең Бәләбәй бүлеге җитәкчесе Артур Марат улына дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.Сүз уңаеннан әйтеп үтик: Римма Әмир кызы җитәкчелегендәге Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте гаиләләр, алардагы иң күркәм гореф-гадәтләрне саклау, тергезү, үстерү юнәлешендә ел дәвамында максатлы эш алып бара. Автономия оештырган “Гаилә учагы” фес­тиваль-конкурсы нәкъ шушы максатларны күз уңында тота.

Милана Скоробогатова да чыгышында гаилә институтын үстерүгә, балаларны, әниләрне, әтиләрне яклау, киләчәк буыннарны иң күркәм гореф-гадәтләребез нигезендә үстерү зарурлыгын ассызыклады.

Матур, мәгънәле булсын!

…Кычкырып елап, дөньяга бала килә. Әйе, бала туу өйгә, гаиләгә ямь, юаныч, куаныч, бәхет өсти. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә алып килә. Аларның иң беренчесе – балага исем кушу. Исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм аның гомерлек юлдашына әверелә. Балага нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, аларның якыннарын уйландыра, борчый.Бала елау тавышы белән башланып киткән әдәби өлештә алып баручылар тамашачыларны менә шушы мөһим темага сөйләшергә, фикер алышырга, уйланырга чакырды да инде.“Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” Бөтенрусия татар җырын башкаручылар конкурсы лауреаты Хәмит Дәүләтхуҗинның гармунда үзе уйнап, татар халык җыры “Рәйхан”ны башкаруы кичәнең максатын ачык белдерде.

Әй Рәйхан, исемең матур, кемнәр куйган, Сине лә күреп кем туйган?

Капка төбендә күңелле: күрше-күлән оныгы туу уңаеннан картәни белән картәтине котлый, яңа туган сабыйга нинди исем кушу турында сөйләшә, фикер алыша (сәхнә күренеше – “Ак калфак” оешмасы активистлары).Аларга киңәшләре белән Бәләбәй тарихи мәчетенең имам-хатыйбы Илдар Галиев килә.– Безнең бөтен тормышыбыз — әхирәткә әзерләнү, — диде ул. Баланы туганчы ук тәрбияли башларга кирәк, аңа дүрт ай да ун көн дигәндә җан керә. Сабый туганчы ук бер малай, бер кыз исеме әзерләп кую яхшы. Җиде көн булгач, сул колагына азан әйтеп, исем кушыла. Бала шуннан соң тынычланып кала, исеме аны шайтаннан саклый. Кыз бала туса, аның хөрмәтенә – бер, ә малай кеше туса, ике корбан чалына.Ата-ана өч төп вазыйфаны җиренә җиткереп башкарырга тиеш: балага матур исем кушу, әйбәт тәрбия бирү һәм яхшы кеше белән никахлаштыру.Хәзрәтнең акыллы киңәшләрен “капка төбендәге күрше-күлән” белән бергә тамашачылар да игътибар белән тыңлады. Алай гына да түгел, Илдар Галиев мәкамле тавышы белән азан да әйтте.Сүз уңаеннан, Илдар Фаил улы, яшь кенә булуына карамастан, дин кардәшләренең олы ихтирамына лаек. Ул тарихи мәчеттә дин сабаклары алып бара, бәйрәмнәрдә тирән эчтәлекле вәгазьләр белән халык алдына чыга. Бүген аның җитәкчелегендә борынгы мәдрәсә бинасын яңарту эше алып барыла.

Иң күркәм гаиләләр бездә яши

Ә арабызда балаларына матур исемнәр кушып, күркәм тәрбия биреп үстергән гаиләләр күп. Чараның иң матур өлеше әнә шундый гаиләләр белән танышу булды.Сәхнәдә биш бала тәрбияләүче Нартдиновлар гаиләсе. Әниләре Гөлшат, әтиләре Рамил балаларына матур исемнәр биргән – Илдар, Динислам, Эльвира, Диләрә, Диана. Төпчек кызларына исемне Бөекбритания тормышында зур роль уйнаган принцесса Диана хөрмәтенә кушканнар икән. Гөлшат ханым бу исемнәрнең нинди мәгънәгә ия булуын яхшы белә. Өйдә алар туган телдә генә сөйләшә. Беренче өч балалары, уку йортлары тәмамлап, инде эшли, гаилә кору яшендә. Ә Диләрә белән Диана татар гимназиясендә тырышып белем алалар. Кызларның йөзеннән, бар булмышыннан тыйнаклык, әдәплелек сирпелә. Диләрәләре җырга да оста икән, ул матур тавышы белән җыр башкарып, тамашачыларның алкышлавына лаек булды.

Икенче гаилә – Хәмитовлар. Гаилә башлыгы Рөстәм әфәнде санлы телевидениедә инженер булып эшли, аны шәһәр һәм районның Татар җәмәгатьчелеге яхшы белә: ул Уфадан, Казаннан килгән җырчыларның концертларына тамашачы җыю кебек җиңел булмаган эшне башкара. Күптән түгел милли гамьле бу егетне Татар иҗтимагый үзәгенең Бәләбәй бүлекчәсе рәисе итеп сайлап куйдык. Рөстәм тумышы белән Бишбүләк районыннан, күпләргә үрнәк булган, лаеклы дүрт ул үстергән яхшы гаиләдән. Рөстәмнең калган туганнарының да исемнәре сокланырлык: Илһам, Инсаф, Таһир! Хәләл җефете Сәрбиназ да Бишбүләк районы кызы, шәһәр балалар поликлиникасында табибә булып эшли.Хәмитовлар да улларына күркәм исемнәр кушкан: Кәрим, Даян, Билал! Кәрим – патриот-шагыйрь Фатих Кәрим, Даян – атаклы “кара генерал” Даян Мурзин истәлегенә, ә Билал исә – сирәгрәк кушыла торган татар исеме, дәвалаучы мәгънәсенә ия. Егетләр исемнәренә тап төшерми: Кәрим Казанда энергетика институтында укый, Даян КФУ каршындагы лицейда белем ала, төпчекләре 1нче гимназиядә укып йөри.

Өченче гаилә – Галиевлар. Бу юлы хәзрәт Илдар Галиев сәхнәгә әти буларак хатыны Нурия, кызлары белән күтәрелде. Имам гаиләсендәге матур тәрбия, күркәм холык-фигыль, кызлар белән әти-әни арасындагы җылы мөнәсәбәт шунда ук күзгә ташланды. Башларына затлы яулыклар бәйләгән, озын күлмәкләр кигән, инсафлык бөркелеп торган әни кеше – шәфкать туташы булып эшләүче Нурия Камил кызына, кызларга таң калды тамашачылар. Аларның исемнәрен әйтү генә дә җан рәхәте: Мәдинә, Нурсибә, Әдилә. Өлкән кызлар татар гимна­зиясендә белем ала, ә кечкенә Әдилә балалар бакчасына йөри.Алар дөньяви да, дини дә белем алып үсә. Нурсибә белән Әдиләнең яттан догалар укып күрсәтүе тамашачы күңеленә хуш килде.

Дүртенче гаилә – өлкәнрәк буыннан, Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылыннан Галимуллиннар. 50 елга якын бергә тату гомер итеп, өч кыз үстергән Наилә апа белән Мәгъдән абый сәхнәгә өч оныклары белән күтәрелде. Бианасы белән 44 ел бергә яшәгән Наилә Мәгаллим кызы, бик аз гына булса да, без биш буын бергә яшәп калдык, диде: каенанасы, үзләре, өч кызы белән кияүләре, аларның балалары һәм туруннары. Гаилә башлыгы гомере буе страховка өлкәсендә хезмәт куйды. Наилә апа бар булмышын балалар укытуга багышлады. Кызлары Альбина, Ирина, Гөлназга яхшы тәрбия биреп, укытып, олы тормышка аяк бастырган алар. Барысы бергә җыелган чакта егермедән дә артып китәләр. Әнә шул гаиләләренең егерменче әгъзасына зур исем – Ислам дип кушканнар. Галимуллиннар гаиләсе авылда ихтирам казанган. Алар төрле чараларда бергә чыгыш ясап, авылдашлары күңелен җыр-моңга баетты. Бу юлы да Мәгъдән абый сыздырып баянында уйнап җибәрде, ә Наилә апа чишмәдәй челтерәп торган тавышы белән аңа кушылды. Әхмәтовлар да бу кичәгә очраклы чакырылмаган. 18 ел бергә яшәүче гаиләдә ике кыз, бер малай үсә. Алсу, Язгөл, Булат 1нче гимназиядә бары тик “5”ле билгеләренә укыйлар, җыр сәнгатенә гашыйк гаиләдә матур тәрбия алып үсеп киләләр. Әниләре Гүзәл белән әтиләре Тимерхан икесе дә татар гимназиясенең сәнгать бүлегендә эшли, балаларны туган телебездә җырларга өйрәтәләр, музыка серләренә төшендерәләр. Мәгънәле исемнәр сайлап, балаларына әйбәт тәрбия биргән бу гаиләләргә хаҗия, “Хәдичә” мәчете (шәһәрнең яңа мәчете) мөгаллимәсе Зөлфия абыстай Фәхертдинова бөтен зал исеменнән соклануын, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ә Римма Үтәшева аларга Бүздәк районында булачак “Бәлеш­фест”ка чакыру билетлары бүләк итте. Альбина Хәли­уллина милли-мәдәни автономиянең дипломнарын һәм бүләкләр тапшырды.

Җырлар дулкынында

Кичәнең исемнәр һәм җырлар өлеше, әлбәттә, исемле җырларга багышланды. Аларда халык язмышы, аның үткәне-кичергәннәре. Бу кичәдә яңгыраган борынгы халык җыры “Гөлҗамал”, әйтик, татар хатын-кызының җиңел булмаган тормышын сурәтли. Моңнан гына торган бу гүзәл әсәрне сәхнә ветераны, үзе дә матур исемле Нәфисә апа Суфиева башкарды. Халкыбызның шундый ук асыл җыр­ларының берсе – “Хафизаләм-иркәм”не Мәтәүбаштан килгән кунагыбыз, педагогик хезмәт ветераны Габидә Яркәева җырлады һәм алкышларга лаек булды.

Өлкән буын җырчы­ларыбызга Аллаһка шөкер, лаеклы алмаш бар. “Каенкай” балалар бакчасыннан кечкенә Аделина Гәрәеваның җыр­лап-биюе, артистлык осталыгы, кыюлыгы, килешле итеп басулары, татар милли киемнәре бөтен тамаша залын таң калдырды, алкышларга күмде.Ир-егетләр белән “Ак калфак”лыларның кара-каршы басып, исемле җырлардан тезмә башкаруы да бик күңелле булды.Чараны, һәрвакыттагыча, җанлы итеп нәфис сүз остасы, Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Галия Әхмәт­шина алып барды. Аңа татар гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Илдус Хәбиб­рахманов булышты.Кичә, күптәнге традиция буенча, халкы­бызның гимнына әверелгән “Туган тел” җырын бөтен залның басып җырлавы белән тәмам­ланды.

Зәйфә Салихова. Бәләбәй районы

http://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*