tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җитмештә дә –ул сафта
Җитмештә дә –ул сафта

Җитмештә дә –ул сафта

Бай тарихлы Тубылның унбишенче мәктәбе каршындагы Өлкә мәгариф музее җитәкчесе Равилә Сибгатулла кызы Кутумова 6 нчы декабрьдә 70 яшен билгеләп үтте. Аны мәктәп җитәкчесе, шәһәрнең милли –мәдәни автономия рәисе, шәһәр Думасы депутаты Сәет Заир улы Хисмәтуллин, шәһәрнең себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Абдаршит кызы Тычинских, коллегалары, “Яшь экскусоводчы”лар исеменнән Арина Варламова котладылар. Тарихи җәүһәрләребезне барлаучы, туплаучы, искиткеч бай мәгълүмат җыюда зур тырышлык күрсәткән, күпләргә үрнәк булган Равилә апаны котлаучылар аның музей юнәлешендә хезмәт иткән елларын искә алдылар. Равилә апа төзегән экспозицияләрне сокланып, ләззәтләнеп караучылар киләчәктә дә аңа уңышлар теләделәр. Кунаклар игътибарына тәкъдим ителгән юбилярның тормыш һәм хезмәт юлына багышланган фотопрезентация кызыклы, эчтәлекле булды.

Өлкәбез тарихына тубыллыларның лаеклы өлеш, яңарыш керткән елларны Р.С.Кутумова себер татар мәдәният үзәгендә эшли. 1997 нче елның январь аеннан 2008 нче елның февраленә кадәр Тубыл себер татар мәдәният үзәгенең тарих һәм этнография музееның җитәкчесе, югары белемле белгеч үзәк музеенда эшләгән елларны һәр экспонатның тарихын яхшы белә, яңадан –яңа эчтәлекле, тематик экспозицияләр, күргәзмәләр оештыра. Я.К.Зәнкиевның музей-кабинетын ачуда зур өлеш кертә. Халык мирасын кадерләп саклаучы музей җитәкчесе шәһәр күләмендә барлык мәктәп укучылары катнашында тарихи викториналар үткәрә, Россиянең төрле өлкәләреннән һәм чит илләрдән килүчеләргә аңаларлык итеп экскурсияләр үткәрә. Ул елларны себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе булып эшләгән С.Ф.Ильясов(мәрхүм) музей эшенә зур бәя бирә.

 

2008 нче елдан Р.С.Кутумова үзе укыган унбишенче мәктәпнең музеенда хезмәт итә. Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә, яшь буынга тапшыруда зур тырышлык күрсәтеп эшләүче музей хезмәткәрләренең берсе -ул. Өлкә күләмендә дан казанган унбишенче мәктәпнең Өлкә милли мәгариф музеенда 3700 экспонат җыелган, монда килүчеләр кызыклы экспозицияләр, экспонатлар, күргәзмәләр белән танышалар. Мәктәптә эшләгән еллар турында: ”Өлкәбездә урнашкан милли мәктәпләрнең тарихы, күренекле шәхесләре, ветеран укытучыларның язмышы белән музейга килүчеләрне таныштыру өчен мәктәп директоры Сәет Заир улы Хисмәтуллин белән өлкәбезнең барлык татар авылларында урнашкан мәктәпләрдә булдык. Кызыклы, тарихи фотолар, документлар, мәгълүмат тупладык. Музей каршында “Яшь экскурсовод”чы түгәрәгенең эше дә күпләргә таныш,”-дип сөйләде. Түгәрәккә теләп йөрүче укучылар белән Равилә апа Кутумова Татарстанда, Россия күләмендә уздырылган конференцияләрдә, өлкә, шәһәр күләмендә оештырылган бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып призлы урыннар яулыйлар. Аның кул астында шөгыльләнгән мәктәп балалары туган як, туган ил патриотлары булулары белән горурланалар. Р.С.Кутумова үзе дә фәнни практик конференцияләрдә катнаша.

Аның фәнни хезмәтләре Татарстан Республикасында чыккан җыентыкларга кертелгән. “История и культура сибирских татар” китабында да Равилә апаның мәкаләләре бар. Мәктәп музее Татарстан Республикасыннан килгән кунакларны, өлкәбезнең башка мәктәпләреннән килгән укытучыларны, укучыларны җылы каршы ала.

Монда узган очрашуларны, эчтәлекле экскурсияләрне оештыра белүләре күпләрне сокландыра. Р.С.Кутумова хезмәт юлында куйган максатларына ирешү өчен гел алга таба барган, эзләнгән шәхес. Ул РФ мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы,

Татарстан Республикасы президентының Рәхмәт сүзе, Россия Федерациясе хөкүмәте каршындагы Россия дәүләт хәрби-тарихи –мәдәни үзәк карары белән истәлекле “Россия патриоты” медале белән бүләкләнгән шәхес.

Равилә апа гаиләсендә тормыш иптәше Габил белән уртак тел табып, матур гомер юлын узалар. Алар кыз һәм ул үстерәләр, югары белем бирәләр. Кызганычка, тормыш иптәше 55 яшендә вафат була. Бүген Равилә апа балаларына, оныкларына сөенеп, эшендә уңышларга ирешеп, күркәм бәйрәмен-70 яшен каршылый. Сезгә киләчәктә дә якыннарыгызның, коллегаларыгызның хөрмәтендә, һәрвакыт изге, сабыр, шат күңелле кеше булып калуыгызны телибаз.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*