tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җунгар Алатау итәгендә үткән Сабантуй
Җунгар Алатау итәгендә үткән Сабантуй

Җунгар Алатау итәгендә үткән Сабантуй

Җунгар Алатау итәгендә Ленсинск авылы урнашкан. Элекке заманда ул Бөек ефәк юлында урнашкан шактый зур уезд шәһәре булган. Урыс казаклары һәм татар сәүдәгәрләре бу урында 19 йөз урталарында килеп урнашалар. Гасыр ахырына шәһәрдә 30 меңләп кеше яшәгән. Татарлар сәүдә иткәннәр, һөнәрчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр, иген иккәннәр. Шулай итеп Лепсинск татарлар элек-электән яшәгән тарихи урын булып санала.

Сабан туе Лепсинскида Алматы областенең Алакүл районындагы этно-мәдәни үзәкләрнең чыгышларыннан башланып китте. Казахлар, урыслар, кореялылар, вайнахлар, үзбәкләр, уйгурлар үз осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр. Уртак дастарханны милли ризыклар бизәп торды.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә Алакүл районы акимы Алибек Жанабаев, Алматы областе буенча Казахстан халыклары Ассамблеясы рәисе урынбасары Габит Турсынбай, Казахстан татарлары һәм башкортлары Ассоциациясе башкарма директоры Ринат Абдулхаликов чыгыш ясадылар.

Концерт программасында җирле артистлар белән бергә Татарстан кунаклары – “Казан егетләре” төркеме дә катнашты.

Сабантуйның ярышлары һәм бәйгеләре күңелле үтте, гадәттәгечә төп игътибар көрәш мәйданында иде.

Лепсински Сабан туен Казахстан татарлары һәм башкортлары Ассоциациясе, Алматы областе акиматы, “Туган тел” татар-башкорт этно-мәдәни үзәге (Алматы областе) оештырдылар. Авыл халкы да читтә тормады, үзләрендә штаб оештырып зур эш башкарды.

Бәйрәмдә Сабантуны Лепсинскида ел саен үткәрергә дигән карарга килделәр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*