tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җылы як сабантуйлары
Җылы як сабантуйлары

Җылы як сабантуйлары

Майның 20-21 енә туры килгән ял көннәрендә Россия Федерациясенең көнъяк төбәкләрендә Сабан туйлары һәм аның ише бәйрәмнәр гөрләде.

Ростов-Донда – өлкә Сабан туе (оештыручысы “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге), Краснодарда – край Сабан туе (оештыручылар – “Татарская община Булгар-К” Краснодарның төбәк иҗтимагый оешмасы  һәм “Йолдыз” край татарларының иҗтимагый оешмасы), Сочида – милли карнавал (оештыручысы – шәһәр милли-мәдәни автономиясе һәм “Ясин” Сочи мөселманнары оешмасы) үттеләр.

Сабан туйларына меңләп кеше җыелды, алар милли традицияләрне саклау рухында үтте дип хәбәр итәләр бәйрәмнәргә матди ярдәм күрсәткән “Татарстан-Юг” сәүдә йорты вәкилләре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*