tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җыр дәресләре милләт язмышына тәэсир итәме?
Җыр дәресләре  милләт язмышына тәэсир итәме?

Җыр дәресләре милләт язмышына тәэсир итәме?

Сарман гимназиясенең җыр укытучысы Гөлнара Якупова шагыйрь Фатих Кәрим сүзләренә иҗат  иткән “Соңгы тапкыр” җырын башкарган “АлГуль” дуэты  интернет челтәрендә үткәрелгән Халыкара конкурста катнашып  II дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булган

«ROSSиЯ.RU – 2018» дип аталган халыкара телевизион  IT – конкурс  ел саен үткәрелә һәм анда сәнгатьтә көч сынаучы һәркем катнаша ала. Мәсәлән быел, конкурсның төрле номинацияләрендә катнашырга 1600 кеше теләк белдергән. Иҗат кешесенең кыюлыгы, үзенең әсәрен һәм әйтергә теләгән мәгънәне дөньяга белдерү өчен теләве искиткеч көчле булырга тиеш.

Мондый адым ясаган шәхесләр гадәти була алмый, аларның иҗади теләге тормыш хакыйкатен чагылдыра. Сарман гимназиясенең җыр укытучысы Гөлнара Якупова яугир шагыйрь Фатих Кәримнең “Соңгы тапкыр карыйм Иделгә” дигән автобиографик әсәренә көй язып, аны шул ук уку йортының башлангыч сыйныф укытучысы  Алсу Хакова белән бергә башкара. Һәм шул  дуэт язмасын конкурс шартларына туры китереп комссиягә җибәргән. Мөгаен, комиссия әгъзалары күренекле татар шагыйренең катлаулы тормыш юлын, нахакка төрмәгә утыртылуын,  сугышка китүен белмәгәндер дә. Ләкин дуэт һәм ике ханымның җыр башкаруы  комиссиягә ошаган. Әсәр чыннан да мәгънәле һәм моңлы башкарылган. Фатих Кәримнең бу шигыре көйгә салынгач, ул инде яңа сукмактан китеп, аның икенче язмышы башлана.

Гөлнара Якупова (Мөхәмәтдинова) Сарман районында Саклаубаш авылында туып үскән. Әтисе зоотехник  булган, әнисе Сарман потребсоюзында эшләгән. 1988 елда Сарман  мәктәбен тәмамлагач, КГПИ музыка факультетында укып, атаклы җырчы-педагог Мингол Галиевтан сабак алган.  Аның гаиләсендә бер кеше дэ музыкант тугел, шулай да  әтисенең әнисе һәрвакыт жырлап йөргән.

Бәлки шуңа күрә  кызда җырга мәхәббәт уянгандыр да. Ул хәзер күп еллар дәвамында  гимназиядә җыр дәресләре алып бара. Бу иҗади шәхес аларда музыкага һәм татар мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли.

Гөлнара балаларга музыка дәресендә  кызыклы һәм мәгънәле сабак биреп кенә калмый, ә менә дигән җырлар да иҗат итә.

Ул барлыгы 73 җыр язган. Аларның күбесе балалар өчен иҗат ителгән. Мәктәптә эшләүчеләр яхшы белә – андый җырлар һәрвакыт кирәк! Гөлнара Якупованың ике җыр китабы Чаллыда һәм Казанда басылып чыкккан.

28 җыры  Сарман шагыйрәсе Вәсимә Хәйруллина сүзләренә язылган.

Шулай ук Сарман шагыйрьләре Дамир Гарифуллин, Әзһэр Габиди, Люция Зиннурова,  Әхнәф Гатауллин шигырьлэренэ язылган. Бар кешегэ танылган Роберт Миннуллин, Шәүкәт Галиев, Хәсән Туфан шигырьләренә дә җырлар язган.

Ниһаять  хәзер Фатих Кәрим шигыренә җыр туган. Бу классик шагыйрьнең  ата-бабалары XVIII гасырда Минзәлә өязендә яшәп, хәзерге Сарман районы Сарсаз Тегермән авылыннан  Башкортстанга күчкән.

Гөлнара Якупованың укытучылык вазыйфасын башкарып, балаларда  мәдәнияткә, туган якка мәхәббәт, милләтпәрвәрлек тәрбияләве, шул ук вакытта дистәләгән җыр язуы, “Сарман юллары” һәм “Тылсымлы мизгел” китаплары һәм аудиодиск чыгаруы хөрмәт уята. Җентекләп сайланган текстларга җыр язып, аларны тәрбияви мәгънәсен балаларга җиткерү, аларга тәрбияви тәэсир ясауның никадәр зур хезмәт икәнлеген күрсәтү өчен, Гөлнара Якуповаваның китапларын CD дискын һәм җырлар исемлеген генә карап чыгарга тәкъдим итәм. Нинди мөһим, нинди зур хезмәт бу!

Җыр, музыка укытучылары да милләт язмышын хәл итүгә гаҗәеп зур тәэсир ясыйлар. Рәхмәт аларга!

Римзил Вәлиев

Гөлнара Якупова язган җырлар

  • “Сарман юллары” (Дамир Гарифуллин сүзләре)
  • “Әюп авылы җыры” (Нур Сәет)
  • “Илексазым” (Дамир Гарифуллин)
  • “Чурашым” (Вәсимэ Хәйруллина)
  • “Укытучылар көне” (Алмаз Хәмзин)
  • “Әйдә, танышабыз” (Вәсимә Хәйруллина)
  • “Мәңгелек ут” (Фәридә Фәтхетдинова)
  • “Казан-нурлы калам” (Илсинә Ибрагимова)
  • “Солдат хаты” (Айдар Зәбиров)
  • “Якты ай, яхшы ай”
  • (Җиңүле горур май)(Вәсимә Хәйруллина)
  • “Сугышлар булмасын” (Ләлә Саматова)
  • “Китап-белем чишмәсе” (Алисә Фәрзиева)
  • “Ә тормыш дәвам итә…” (Фәнис Яруллин)
  • “Минем җыр” (М.Яхин)
  • “Туган җирем” (Илнур Насыйров)
  • “Бәхетле” (Гөлия Кәлимуллина)
  • “Чыршыкай” (Мөзәһит Әхмәтҗанов)
  • “Таң нурлары” (Шамил Шәйдуллин)
  • “Карлар ява” (Энҗе Сәлахова)
  • “Чәчәкләр” (Агачлардан яфрак өзәм) (Рафис Ханнанов)
  • “Габдулла Тукайга” (Айдар Зәбиров)
  • “Көз” (Габдулла Тукай)
  • “Мин гади кыз, авыл кызы” (Айгөл Нуриева)
  • “Табигатьтә яз” (Айгөл Әхмәдиева)
  • “Гимназиям” (зурлар өчен гимн)
  • “Гимназиям (кечкенәләр өчен гимн) (Раушания Матзянова)
  • “Язның тәүге көне” (Мөхәммәт Мирза)
  • “Җәйге иртә” (Руслан Шәфигуллин)
  • “Билгесез солдат” (Вәсимә Хәйруллина)
  • “Кайтып керегезче” (Вәсимә Хәйруллина)
  • “Шатлык” (Вәсимә Хәйруллина)
  • “Курай” (Вәсимә Хәйруллина)
  • “Хәерле көн”( Вәсимә Хәйруллина)
  • “Яз бүләкләр тарата”(Вәсимә Хәйруллина)
  • “Әниемә җыр” (Вәсимэ Хәйруллина)
  • “Бие әле”(Вәсимэ Хәйруллина)
  • “Тылсымлы мизгел” (Вәсимэ Хәйруллина)
  • “Тургай” (Әзһәр Габиди)
  • “Пар чишмә” (Әхнәф Гатауллин)
  • “Балаларны саклау көне” (Шәүкәт Галиев)
  • “Ветераннар” (Роберт Миңнуллин)
  • “Курыкма, тимим” (Шәүкәт Галиев)
  • “Минем авылым язы” (Вәсимэ Хәйруллина)
  • “Дуслык җыры”(Вәсимэ Хәйруллина)
  • “Дуслык таганы” (Вәсимэ Хәйруллина)
  • “Балачак утравы” (Вэсимэ Хәйруллина)
  • “Кыңгыравык,чыңлавык” (Вәсимэ Хәйруллина)
  • “Туган илкәем” (Вәсимэ Хәйруллина)
  • “Бу минем Ватаным” (Вәсимэ Хәйруллина)
  • “Җәй бүләге” (Вәсимә Хәйруллина)
  • “Иң назлы бәйрәм” (Вәсимэ Хәйруллина)
  • “Бәллүр бизәк(Вәсимэ Хәйруллина)
  • “Яңгыр булсам (Вәсимэ Хәйруллина)
  • “Бәхетле ай” (Вәсимэ Хәйруллина)
  • “Яхшылык төшми күктән” (Вәсимә Хәйруллина)
  • “Кыш килде” (Әхмәт Фәйзи)
  • “Әниемә” (Гөлгенэ Саттарова)
  • “Яратам сине, кояш”(ӘзҺәр Габиди)
  • “Туган як” (Шамил Шәйдуллин)
  • “Киек казлар” (Хәсән Туфан)
  • “Ул да өзелеп сөя дисәләр” (Шамил Шәйдуллин)
  • “Ява карлар” (Роберт Миннуллин)
  • “Син ярат” (Ләйсән Кәшфи)
  • “Яшәү-сагыну” (Нурия Измайлова)
  • “Җиңү көне” (Вәсимә Хәйруллина)
  • “Союз наследников Татарстана” (Гөлшат Фәрхетдинова)
  • “Һәйкәлләрне тыңлыйк “(Роберт Миннуллин)
  • “Яратам” (Вәсимэ Хэйруллина)
  • “Бәхетле буласын килсэ” (Люция Зиннурова)
  • “Балакаем” (Вәсимэ Хәйруллина)
  • “Соңгы тапкыр” (Фатих Кәрим)

Один комментарий

  1. Чулпан

    Апам!)))?

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*