tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җыр – сагыз түгел
Җыр – сагыз түгел

Җыр – сагыз түгел

Моннан берничә ай элек “Калеб” яңа буын җыены “Безнең җыр” иҗат лабораториясен башлап җибәргән иде. Бу – бер мәйданга шагыйрь, композитор, җырчыларны җыеп, аларны командаларга бүлү һәм өр-яңа җырлар иҗат итүгә старт бирү булды. Икенче этапта да 17 яңа җыр туды һәм… алар радио-телевидениедән туктаусыз әйләнгән күпчелек җырларның никадәр түбән, мәгънәсез икәнен күрсәтте.

Сүз уңаеннан, композитор Зөлфәт Вәлиуллин “җиңел” җырларга “сагыз” дигән атама биргән.

– Авызда бер-ике әйләнде­рәсең дә, тәме бетә. Җыр алай булмасын иде ул, тәме озакка сузылсын иде. Дөрес, тамашачы безнең җырларга күнекмәгән. Аларга “Малай на белом барсе” кебек җырлар күбрәк ошый. Киләчәктә “татар” дигән милләт калуын теләсәк, тамашачыны тәр­бияләргә кирәк. Бусы инде композитор яки җырчының гына вазифасы түгел, бу – дәүләт дәрәҗәсендәге, балалар бакчасыннан, мәктәптән башланырга тиешле эш. Үзем дә мәктәптә укытам һәм балаларга өйрәтерлек заманча татар җырларының бик аз булуын кулны күкрәккә куеп әйтә алам. Ул өлкәдә дә эшлисе эшләр бик күп, – диде ул.

Чыннан да, репетиция барышында, ниндидер мизгелдә чыбыклы радио каршында утырып, ял концертын тыңлаган­дай буласың. Шундый ук тирән, фәлсәфи җырлар, профессиональ башкаручылар. Кайдадыр Сара Садыйкова моңнары, кайдадыр Яхин романслары аһәңнәре ишетелгән­дәй була. Хәер, аерма да бар. Бу җырлар хәзерге яшь буынга тәгаенләнгән, заманча, бай яңгырашлы. Тема төрлелеге дә күзгә ташлана. Фәлсәфи, тарихи, лирик, артист монологы булырдай һәм башка бик күп төрле җырлар. Тыңлаулар өч сәгатькә диярлек сузылды, катнашучылар, таралышмыйча, бер-берсен рухландырып, теләктәшлек күрсәтеп торды. Озакка сузылгач, дәртле җырлар яңгыраганда, сәхнәгә чыгып биючеләр дә табылды.

Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов әйтүенчә, нәкъ менә шундый аралашу җитмәгән дә инде:

– Бер-беребезне күреп, аралаша башладык. Күпчелек композиторларны, шагыйрьләрне бел­мәгәнмен икән. Бу лаборато-риядән тыш та аралашу китте, репертуар тирән эчтәлекле җырларга баеды. Монда җырчының тавыш мөм­кинлекләренә карап, барлык неч­кәлекләрен аңлап, җыр яза алырлык команда тупланган.

Композиторлар дигәннән, без Эльмир Низамовны, Эльмира Гали­мова, Ильяс Камал, Радик Сәлимовны яхшы беләбез. Ә менә Зөлфәт Вәлиуллин, Миләүшә Хәй­руллина, Гөлназ Закирова әле ачылып кына киләләр. Белгечләр – Казан консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин, консерваториянең опера студиясе җитәкчесе Әлфия Җаббарова классик композиторлар эшен дәвам иттерердәй фәлсәфи музыка иҗат итүчеләр дип бәяләде аларны.

Шагыйрә Гөлүсә Батталова әлеге эшне җыр сәнгатенә яңа сулыш өрү дип бәяли:

– Башта үземне бу төркемдә ала карга итеп хис иттем. Чөнки моңа кадәр җыр тексты язу тәҗрибәм юк иде. Гомумән, үземне җыр текстлары яза торган шагый­рә дип уйламый идем. Лабора­ториягә килеп кергәч, бөтенләй башка дөнья ачтым. Бу проект өчен дә җырлар язылды, аннан тыш та ничә композитор белән сөйләшеп, яңа җырлар яза башладык. Әллә ничә җырчы белән эшлибез. Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Филүс Каһиров белән яңа җыр турында сөйләш­тек. Композиторлар да җанланды. Монда җыелганнар берсе дә юктан бар булган кеше түгел. Без бар идек, үз өлкәбездә иҗат итә идек, әмма үзара аралашу чикле булды. Артур Исламовны, мәсәлән, белә идем, ә менә аралашкан, иҗат турында сөйләшкән юк иде. Хәзер тыгыз аралашу башланды. Бер-беребезне күрдек, белдек, кемнең нәрсәгә сәләтле икәнлегенә төшендек. Киләчәктә татар сәнгатен үстерә алырлык җырлар барлыкка килер дигән өметтә калам.

Татарстанның атказанган артисты, “Голос” проекты җиңүчесе Эльмира Кәлимуллина биредәге әсәрләрнең аермасын болай аңлатты:

– Яшь композиторлар, шагыйрьләр, җырчылар, командаларга бүленеп, өр-яңа үз җырларын яздылар. Һәм менә икенче этапта без аларны белгечләр каршында башкардык. Беләсезме, тәэсирләрне сүз белән аңлатып бирерлек түгел. Шулкадәр төрле музыка язылды. Кайсы катлаулы, кайсы драматик, кайберләре, киресенчә, өрфиядәй җиңел. Мини спектакль дигәннәре бар, барысын да санап бетерерлек түгел. Һәркайсын тыңлаганда, тән­нәр чымырдый. Рифат Сәлах, Ми­ләүшә Хәйруллинадан торган безнең команда “Ак фәрештәләр” дигән җыр тудырды. Әлфия Җаббарова аны бер генә төене дә булмаган француз челтәре белән чагыштырды. Җыр җиңел, нечкә фәлсәфи һәм ул, канатланып, дөньяга очты. Беләсезме, җырны туктаусыз камилләштерергә, эффектлар, фишкалар белән баетырга була. Заманча җиһазлар моңа мөмкинлек бирә. Ләкин җырда чын музыка булмаса, боларның берсе дә эшләмәячәк, нәтиҗәсе булмаячак. Чын. Тикшерелгән. Мондагы җырлар­ның аер­масы шул – алар чын, ихлас, җанлы.

Ел азагында бу җырлардан торган гала-концерт узачак. “Үз­гәреш җиле”нең эчтәлеген баетырга менә дигән мөмкинлек бу. Өстәвенә күпчелеген шушы проектта катнашкан җырчылар – Илнар Миранов, Айгөл Гардисламова, Илүсә Хуҗина, Айдар Сөләй­манов башкара.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*