tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җыр яратучыларның күңеле яшь була
Җыр яратучыларның күңеле яшь була

Җыр яратучыларның күңеле яшь була

Төмән өлкәсенең Абалак  авылының  “Иртеш моңнары” ансамбле җыр-моң яратучыларны  җыйган, өлкәбездә  танылган  ансабльләрнең берсе. Бу ансамбль егерме елдан артык тамашачыларын яңадан –яңа җырлары белән шатландыра. Авылдагы бер генә дә бәйрәм , милли чаралар аларсыз  үтми.  Авыл халкының тормышын җанландырган, җырлары белән күңелләрен күтәргән ансамбль  Сабантуйларында,  татар мәдәнияте көннәрендә  якташларының яраткан җырларын башкаралар.  Алар  Хуҗайлан авыл мәктәбендә  узган чараларда  еш катнашалар. Авылда  яшәүче тыл ветераннарын юбилейлары белән аларның  өйләренә   барып котлаулары  “Иртеш моңнары”ның   матур традициясе.  Ансамбльдә  җырлаучы үзешчән сәнгать  осталарын җыйган җитәкчеләре Мәркизә Хутчат кызы Нәбиева   ветеран укытучы, РФ нең мәгариф отличнигы, күп мәртәбә  авыл советы депутаты булып сайлана, ветераннар советы  рәисе дә ул. Мәркизә апа : ”Лаеклы ялга чыккан ветеран укытучылар өйдә утырмыйлар.

Өлкәнәя башласак та, моңаеп яшисе килми. Җырлар безне яшьлек елларыбызга алып кайта. Безнең җырларны тыңларга килүче тамашачыларыбызның да  күңелләре күтәрелә. Авыл халкы канәгать . “Иртеш моңнары”ветераннар ансамбленә хәзер яшьләр дә тартыла башладылар. Төрле һөнәр ияләре, үз хуҗалыкларында  хезмәт итеп көн күргән, иҗади күңелле җырчыларыбыз  белән районда үткәрелгән милли , мәдәни, дини бәйрәмнәрдә халкыбызның  яраткан җырларын башкарабыз. Безнең репертуарда рус, татар телендә популяр җырлар, халык җырлары да бар. Үткән ел хөрмәтле  язучыбыз  Якуб Камали улы Зәнкиевка багышлап үткәрелгән чараларда ансамблебез  актив катнашты. Җыр яртаучыларның күңеле яшь була дип әйтәләр.

Без Тубыл шәһәрендә  “Синтез” мәдәният үзәгендә узган концерталарны да калдырмаска тырышабыз»,-дип сөйләде ул. “Иртеш моңнары” ансамбленең костюмнары да сокланырлык. Җырчыларына  милли костюмнар алырга район мәдәният үзәге  ярдәм иткән, ә кайсыларын алар   үз акчаларына алганнар. Төрле дәрәҗәле Мактау  һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән “Иртеш моңнары” ансамбленә  авыл халкы рәхмәтләрен юллыйлар, озын иҗади  юл телиләр  аларга.

                                                                     Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*