tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырчы Илнат Фархуллин радиода яңа проект башлаган. Җырчы нәрсә хакында сөйләячәк?
Җырчы Илнат Фархуллин радиода яңа проект башлаган. Җырчы нәрсә хакында сөйләячәк?

Җырчы Илнат Фархуллин радиода яңа проект башлаган. Җырчы нәрсә хакында сөйләячәк?

Яшь җырчы Илнат Фархуллин радиода эшли башлаган. Үзе бу турыда:

– Кичә беренче эфир иде. Башында бераз каушап та алдым. Җитешсезлекләр дә булгандыр. Без артистлар, кунак буларак кына килергә ияләнгән бит. Эшли башладым дигән сүз зурлап әйтелгән. Бер әйбер икенчесенә комачауламый, һәр эшнең дә нәтиҗәсе була. Монысының нәтиҗәсен соңрак күрербез дип уйлыйм. Программа “Татар яшьләре” дип атала һәм ул атнага бер тапкыр чыгачак, – ди үзен алып баручы ролендә сынап карарга алынган җырчы.

Исеменнән үк күренгәнчә, проект яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән.

Төрле темалар кузгатырга уйлыйбыз. Кешеләргә позитив җиткезәсе иде. Җитешсезлекләрне бетерергә дә – алга, – диде Илнат.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*