tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырчы Наилә Фатехова, татарларны берләштерү максатыннан, “Без бергә” альбомын тәкъдим итә
05.10.2017 - Концерт Наили Фатеховой (фото: Салават Камалетдинов)
05.10.2017 - Концерт Наили Фатеховой (фото: Салават Камалетдинов)

Җырчы Наилә Фатехова, татарларны берләштерү максатыннан, “Без бергә” альбомын тәкъдим итә

11 мартта Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәгенең концертлар залында Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Наилә Фатехова “Калфак туе” бәйрәм кичәсендә “Без бергә” альбомын һәм “Рәхмәт яусын” ноталар җыентыгын тәкъдим итә. Бу хакта Наилә Фатехова “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Наилә Фатехова сүзләренчә, 28 җыр тупланган альбом юкка гына “Без бергә” дип аталмаган. “Без бергә” дигән сүз Россия төбәкләрендәге барлык татарларның бергә булуын аңлата. “Татарлар күп, алар Казанда гына түгел, Мәскәүдә дә, Себердә дә. Элемтәне генә югалтмаска кирәк. Шулай ук, минем былтыр булган юбилей турым да “Без бергә” исемен йөртте”, – дип әйтте җырчы Наилә Фатехова.

Җырчы тәкъдим итүне Россия төбәкләрендәге бар татарларны элемтәдә тоту, берләштерү максатыннан эшләнүен әйтте. “Нәкъ менә Мәскәү татарларының киләчәге бар дип әйтә алам. Казан татарларымы ул, Мәскәү татарларымы, яисә Себер татарларымы, алар элемтәдә торырга тиеш. Миңа калса, татарлар һәм татар теле дөнья йөзеннән юкка чыкмаячак. Сез үзегез дә беләсез, татарларның менә дигән патриотик сакчылары бар”, – ди Наилә Фатехова.

Композитор сүзләренчә, “Калфак туе” бәйрәм кичәсендә “Мәдинә” рухи музыка ансамбле белән татар эстрадасының яшь йолдызлары чыгыш ясаячак. Шулай ук бәйрәмдә танылган татар дизайнерларының милли кием күргәзмәсе һәм татар биюләре буенча мастер-класс булачак. “Калфак туе” бәйрәм кичәсендә конкурслар да узачак. Наилә Фатехова сүзләренчә, “Киленкәй” татар гүзәлләре һәм татар татлы ризык конкурслары бик күңелле узачак.

“2017 елда шатлыклы зур вакыйгалар шәхсән минем өчен күп булды. Узган елны кадерле әтиемә 85, әниемә 80 яшь тулды. Үземнең дә 55 яшьлек юбилеем иде. Шул уңайдан, зур юбилей турым булды. Алай гына да түгел, минем оныгым Камиләгә иптәш булып, Тимир туды. Оныгым Тимирга 7 ай. Гаиләмне мин бик нык яратам. Мин, чыннан да, бик бәхетле”, – дип әйтте Наилә Фатехова.

Җырчы инде икенче җыентыгын әзерли. Нәзифә Кәримованың сүзләренә Наилә Фатехова көй язган җырлардан торган альбом 2018 елның ахырында дөнья күрәчәк. Җыентыкта 14 җыр бар. Ул “Онытмыйк дусларны” дип атала.

“Калфак туе” бәйрәм кичәсе 16 00 сәгатьтә башлана.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/09/159360/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*