tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырчы Ярамир төбәкләрдәге талантларга ярдәм итәргә кирәк дип саный
Җырчы Ярамир төбәкләрдәге талантларга ярдәм итәргә кирәк дип саный

Җырчы Ярамир төбәкләрдәге талантларга ярдәм итәргә кирәк дип саный

Җырчы Ярамир Низаметдинов Татарстан төбәкләрдәге талантларга ярдәм итәргә тиеш дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

14 июльдә, Курган өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Бәйрәмдә чыгыш ясар өчен Курган өлкәсенә килгән җырчылар һәм биючеләр Щучье өлкәсенең Чумляк авылы янында Сабан туенда катнашачак кунаклар өчен кичке концерт куйды. Анда Курган өлкәсендә туган җырчы Ярамир Низаметдинов та җырлады.

“Ни өчен татар эстрадасы җырчылары башлыча Татарстанда, Башкортстанда туган кешеләр, башка төбәкләрдә туучылар юк дәрәҗәсендә?” – дип сорагач, Ярамир моның ике сәбәбен атады. Җырчы фикеренчә, төбәкләрдә талантлар бик күп, әмма аларга ярдәм итүчеләр юк. “Татарстанда, Башкортстанда туганнарның белем алырга мөмкинлеге бар. Менә бездә халык бик ярлы. Казанга кем чыгып китә ала?” – ди ул.

Җырчы фикеренчә, төбәкләрдәге сәләтле яшьләргә укырга керергә ярдәм итәргә кирәк.

Икенче сәбәп дип Ярамир яшьләрнең җитәрлек дәрәҗәдә актив булмавын атады. Мисал итеп ул үзен китерде. “Минем профессиональ музыкаль белем алу теләгем шулкадәр зур иде. Мин Казанга китәргә акча эшләдем. Армиядән кайткач та бер ел эшләдем. Мин барыбер укырга кердем. Теләк кирәк. Өстәвенә, хәзер яшьләргә конгресс аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар”, – диде ул.

Ярамир фикеренчә, Курган өлкәсендәге татарлар киң күңелле һәм ачык булулары белән аерылып тора. “Мин Курган татарлары турында шигырь дә яздым. Безнең як табигате нинди бай булса, халкының күңеле дә шундый”, – диде ул.

  • Ярамир Низаметдинов 1987 елда Курган өлкәсе Шадрин районы Йолдыз авылында туган. Йолдыз урта мәктәбен (2005), Шадринск дәүләт педагогия институтының физик тәрбия һәм спорт бүлеген (2011) тәмамлаган. 2012 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетынының вокал бүлегенә (профессор Венера Ганиева классы) укырга кергән. 2013 елның июлендә, әзерлек бүлеген тәмамлап, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә (доцент Раида Игълам кызы Ермохина классы) кабул ителгән.

Рәмис Латыйпов

https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/13/167832/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*