tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырлап ачыла күңел
Җырлап ачыла күңел

Җырлап ачыла күңел

Шәһәрдә үскән, рус мәктәбендә укыган Лариса Искәндәр кызы Шамакова кече вакытыннан татарча җырлар башкарып тубыллыларның мәхәббәтен яулаган яшь җырчы. Ул мәктәптә укыган елларында шәһәр күләмендә узган милли бәйрәмнәрдә катнаша иде. Лариса төрле яктан килгән талант иясе: оста биюче дә, сәнгатьле шигырь cөйләүче, сәләтле алып баручы, оештыручы да. Төмән өлкәсендә күпләргә таныш булган якташыбыз үзе турында: ”Җырга әти-әнием яктан да сәләтле кешеләр булган. Мин шәһәрнең җиденче мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамладым. Фортепиано буенча музыка мәктәбендә белем алдым. Кече яшемнән җырга-моңга гашыйк булып, сәхнәне, тамашачыларны яратып үстем. Миңа һәнәр сайлау җиңел дә, авыр да булды.

Педколледжда укыдым, аннары Төмән мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем. Тормыш юлымда төрле сәбәпләр чыкты, уку йортын тәмамлый алмадым. Хезмәт юлымны татар мәдәнияте белән бәйләдем. Мәдәният юнәлешендә унынчы ел эшлим,”-дип әңгәмәбезне башлады ул. Лариса үзе сыман иҗат кешесе, җырга, моңга гашыйк булган Айзат Насыйбуллинга тормышка чыга. Аларның улы Султан, кызлары Ләйлә дә татар юнәлешендә актив катнашалар. Әниләре белән бергә мәдәни чараларны үткәрәләр. Тамашачыларны таң калдырып татарча җырлыйлар, шигырь сөйлиләр. Сәләт нәселдән килә дип юкка әйтмәгәннәр. Җырлы-моңлы язмышлы Лариса Искәндәр кызы Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә белгеч, соңгы елларны Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә фольклор коллективы «Иртеш моңнары»ның җитәкчесе дә, “Тубыл кызлары” ансамбльнең җырчысы -артист булып эшли. Лариса ханымның иҗады чыгышларын шәһәр күләмендә узган мәдәни чараларда күреп шатланабыз. Милли, дини бәйрәмнәрдә, традицияләребезне күрсәтү буенча оештырылган концертларда чыгышларын тамашачылар алкышлар белән каршылыйлар. Аларның яулаган уңышлары, дипломнары, рәхмәт хатлары турында язырга да өлгерми калабыз.

Узган елның декабрь аенда Россия күләмендә узган “Сударушки” үзешчән сәнгать осталары бәйгесендә фольклор коллектив «Иртеш моңнары» Гран-при бүләгенә лаеклы була. “Сас як вагы” халык биюе номинациясендә “Яңа елның талантлары” халыкара балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган бәйгедә җиңү яулыйлар. Яңа 2020 нче ел алар өчен уңышлы башлана ”В ритме танца 2020” бәйгесендә Гран-при дипломы белән бүләкләнәләр. Лариса Шамакова мондый уңышларга ирешүдә коллективның, җитәкчеләре Гөлсинә Ташкееваның, фольклор төркемендә биюләрне сәхнәгә куюда ярдәм иткән яшь, талантлы егет Айдар Ниязовның да роле зур дип сөйли. Ул:” “Гений слова” әдәби конкурста катнашып җиңү яулаган укучыбыз Азалия Айдуллина татар телендә шигырь сөйләп беренче дәрәҗәле дипломга лаеклы булды.

Бәйгеләрдә иң актив катнашучы үзәк артистлары Төмән шәһәрендә узган “ОlIMP”бию фестиваленнән җиңү яулап, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнеп кайттылар. Айдарыбыз ел дәвамында иң күп призлы урыннар, җиңүләр яулаучы егет! Фольклор төркемендә татар мәдәниятен, сәнгатьне яраткан төрле яшьтәге милләтпәрвәр кешеләр катнашалар. Интернеттан нинди бәйгеләр үткәнен Айдар Ниязов күзәтеп бара. Һәркайсысы җаваплы, ансамбльгә теләп йөриләр”,-дип сөйләде. “Иртеш моңнары”ның иҗади эшенең уңышлары оештыручыларның осталыгына, катнашучыларның бөтен күңелләрен биреп чыгыш ясаулары белән бәйле. Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр арасында һөнәри осталыкларын күрстүчеләр арасында Лариса Искәндәр кызы катнашып диплом белән бүләкләнә. Татар мәдәниятенә бөтен күңелләрен биреп, җан атып хезмәт күрсәтүчеләрнең яңа, бөек уңышлары алда әле.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*