tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Жырларыңда гомерең дәвамы”
“Жырларыңда гомерең дәвамы”

“Жырларыңда гомерең дәвамы”

31 нче гыйнвар көнне Күкшел мәдәният йортында (Татарстан, Кукмара районы) “Ак калфак”чылар танылган композитор Сара Садыйкованын иҗат юлына багышланган “Жырларында гомерең дәвамы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

“Бәйрәмнең төп оештыручысы – Күкшел авылы китапханәчесе Зарипова Фирая Камиловна. Кичәгә районыбыз китапханәсеннән, башка авыл китапханәләреннән вәкилләр килгән иде.Тамашага авылыбызның олысы-кечесе жыелды. Композиторыбызнын матур жырлары җырланды,анң багышлап шигырьлэр сөйләнде. Яшьләребез катнашында матур биюләр дә булды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларыбыз тырышлыгы белән кичә истә калырлык күнелле узды. Күкшел мәдәният йортында Мәдәният елы бүгенге матур кичә белән башланып китте”, – дип язалар Кукмара “ак калфак”чылары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*