enrutat
Баш бит / Зифа Кадыйрова: «Минем көчем – көчсезлегемдә»
Зифа Кадыйрова: «Минем көчем – көчсезлегемдә»

Зифа Кадыйрова: «Минем көчем – көчсезлегемдә»

Зифа Кадыйрова исеме бүген китап яратучы һәркемгә таныш. Ул профессиональ язучы түгел, сюжет-композиция төзелешендә әдәби нормалар искә алынмаган дигән сүзләр ишетелә тора, аның белән кемдер авыз чайкый икән – сөенергә генә кирәк. Димәк, ул кемнеңдер кытыгын китерер дәрәҗәдә иҗат итә белә.

«Сагынырсың, мин булмам», «Көтеп узган гомер», «Язмыш сынавы» китапларының үз укучысын булдыруының сере үз эченә яралы язмышларны сыйдыруы белән бәйле. Шәхсән минем инде бик күптән аерыла алмыйча, төн йокысын калдырып китап укыганым юк иде. Минем бик күптән моның кадәр тетрәнгәнем, рухи чистарынуга этәргән әсәргә юлыкканым булмаган икән.

Сыер имиенә ябышып үстем

– Нинди язучы булу турында хыяллану ди, башыма да кергәне булмады, – диде Зифа Кадыйрова «Шәһри Казан»га кунакка килгәч, аны каләмгә китергән иҗат юлы турында сөйләшеп утырганда. – Мәктәптән кайтышка сумканы болгап атам да фермага йөгерәм. Сыер имиенә ябышып үстем, киләчәгемне дә аннан башка күз алдыма китерми идем мин. Туган авылым Башкортстанның зур Ахун авылыннан башка ничек күзаллыйм ди мин киләчәкне? Терлек карармын, кияүгә чыгып балалар үстерермен дип уйлый идем. Шуңа укырга да яратмаганмындыр инде. Мәктәптә укыганда әти-әнине «биш»леләр белән куандырмадым. Миңа тизрәк табигать кочагына чыгып китүләр, ялгызым калып, хыял киңлегендә очулар күпкә кадерлерәк иде. Әни сыек чыбык белән эзли чыкканчы, өйгә кайту юк. Дус табып, кем беләндер уйнаулар да миңа хас түгел иде. Уйный да белмәдем кебек мин. Минем дөнья – Ахунның урман-аланнары булгандыр. «Сагынырсың, мин булмам» әсәрендә дә мин шул туган авылым турында язам. Без үскәндә авыл искиткеч иде бит ул – бия савулар, елкы көтүе көтүләр. Шомырт өлгергән вакытларда шомыртның һәр ботагында бер бала утыра иде. Урам тулы кеше, капка төпләрендә дөнья хәлләре турында гәпләшү дисеңме… Ә хәзер? Моннан бер ел элек тау башына менеп утырган идем – авыл урамнарында кеше юк. Авылда ир заты күренми. Берәр борылмадан ат җиккән берәрсе килеп чыкмасмы дип күпме көтсәм дә, берәү дә күренмәде. Сугыштан соң да һәр йортта икешәр ир-ат булган, ә хәзер ирләргә кытлык…

– Ул вакытта кичләрен сукыр лампа каршысында китап укулар да үзе бер кадерле истәлек буларак саклангандыр?

– Китап укып үстем дип мактана алмыйм. Мин укырга яратмадым. Сигез чакрымны йөреп укый идем, шул араны техникага утырмаска, кешегә иярмичә генә тәпиләп кайтырга яраттым. Үзалдыма гына хыялланып кайта идем. 1978 елда Чаллыга килеп эләккәч тә китап белән дуслык булмады. Ә язасы килү теләге һаман озата барды. Каләм кешегә авыр чорда котылу чарасы икән ул. Яшьрәк чакта моны аңлаган булсам, җиңелрәк тә булыр иде. Миңа исә 48 яшемдә генә кулыма каләм алырга туры килде…

Спонсорым – ике кулга бер көрәк

– Бишенчедә укыганда өй эше итеп инша биргәннәрен хәтерлим. Мин дә нәрсәдер язып алып килдем инде – аңа 5/2 куйдылар. Шуннан укытучы, менә бит, син дә булдыра аласың, дип, мине мактап, торгызып бастырды. Әллә нәрсә булды миңа – торып басуын бастым, әмма шуннан соң үз-үземә шым гына утырырга сүз бирдем.

Балалар тугач, иремә әллә нигә бер, язасы килә, дия башладым. Күңелне бушатасы килә иде. Мин бит соңгы ун елда ирләр арасында эшлим. Әмма эшемне һәрвакыт яраттым, әһәмият биреп эшләдем. Маляр булып эшли башлаганны хәтерлим, буяу исеннән исергәнмен, организм әлеге агулануга елау белән реакция кайтара – елый-елый автобуста кайтып киләм. Әмма бу эшне дә яратып башкарырга өйрәндем. Бу эшнең минеке түгел икәнен дә чамалыйм инде. Әмма кара эштән китәргә тырышу түгел иде ул. Мин хәзер дә китап басу өчен типография сораган акчаны шул кара эш белән шабаш эшләп җыям. Аның каралыгы мине оялтмый. Ә урамда калган вакытларны хәтерләгез сез. Бер тапкыр хезмәт хакын алты тәгәрмәчләтә бирделәр. Машина юк, көпчәк бар. Берсендә ике әрҗә аракылата бирделәр – аны кая куясың ди, кайгыдан эчеп бетерсәң генә. Ул яктан караганда авыр иде авырын. Әмма каләмгә тотынасы килү кешегә нидер күрсәтү, кеше укыту өчен түгел, үзем өчен булды. Шулай бер төнлә торып утырдым да өстәл янына килдем. Хат языйммы икән, дим? Үзеннән-үзе Сөмбел язмышы языла башлады. Иртән шаккаттым – үзем дә сизмәстән мин үз кулыма кеше язмышы алган булып чыктым. Сорау калкып чыкты – ничек бу кешене бәхетле итәргә? 540 битлек әлеге кулъязманы башта күрше сорап торып укып чыкты, аннан китте-китте, соңрак караламамны көчкә табып алдым. Соңрак электромонтажник булып эшкә урнаштым. Шунда инструктаж узганда, багана башында янып үлгән ир-ат язмышы турында сөйләделәр. Икенче әсәремә тотындым.

– Моңарчы бит инде беренче китап үз укучысын эзләп тапкан иде?

– «Сагынырсың, мин булмам» китабын мин башта 100 данәдә генә чыгардым. Ул минем юбилейга килгән кунаклар, балалар өчен генә дип каралган иде. Аз санда булгач, аның хакы ат бәясенә төште. Юбилейдан соң ук аның Казан аръягына барып чыкканы ачыкланды. Китап сорый башладылар – мин китапны нинди бәягә чыкты, шул хакка куйдым. Китап кибетендә китаплар 20-30 сум тора. Минеке – 200 тәңкә. Алмаслар инде моны, дип кайтып киттем. Әмма хикмәти Хода, алар бер тында таралып бетте. Хәзер ун меңнән артык тираж белән чыгардым. Җитәрме, юкмы, белмим. «Сагынырсың, мин булмам»ны хәзер рус теленә тәрҗемә иттеләр.

– Ат бәясенә төшкән беренче китапны чыгаруда ярдәм итүчеләр табылмады инде?

– Беркемнең дә ярдәме булмады, бүген дә безне кредитлар яшәтә. Спонсорым – ике кулга бер көрәк, дип көләм. Әмма алай да башлаганда ярдәмсез үк булмады. Язмаларыма Айгөл Әхмәтгалиева алынмаса, «Мәйдан» журналында басылмаса, алар кеше арасына чыкмас иде. Журналда басылу реклама булды. Тик шулай да бер нәрсә эчне пошыра – интернет-кибетләр рөхсәтсез сату итә, район газеталары ничә ел рөхсәтсез бастырып кулланалар. Ә минем исә берәүгә дә ярдәм сорап барганым юк. Үзебезнең өстә – ирем белән бергәләп тырышабыз. Татарстанга да, Башкортстанга да китап нәшриятларына барып карадым үзе. Хатасы күп, дип җавап кайтардылар да кулъязма тузан җыеп ятуын белде. Надан китаплар белән йөри, диючеләр табылды. Мин бүген дә Татарстан белән Башкортстан арасында эленеп торган язучы – теге якка да кирәкми, бу якка да дигәндәй. Алай да «Сагынырсың, мин булмам» китабын быел башкорт теленә тәрҗемә иттеләр, быел аны «Агыйдел» журналы бастырырга җыена.

Мин кухнядан чыга алмыйм

– Балачакта китап укымавыгыз турында хөкем итеп булмый, хәзер исә үзегез дә каләм тибрәтүче кеше буларак, әдәбият белән кызыксынып барасыздыр бит?

– «Мәйдан», «Агыйдел» журналларын күзәтеп барам, Фәүзия Бәйрәмова кебек документаль жанрда эшләүче язучыларны укып барырга тырышам. Дөресен әйткәндә, башкаларны укымыйм. Яшь вакытта сырлап агач ясарга өйрәнгән хәтердә. Янәшәдә минем белән бергә ясаучыныкын күрдем дә аныкы матуррак тоелды. Нәтиҗәдә, аныкына охшатырга тырышкангамы, ул кешенеке дә барып чыкмады, минеке дә. Миңа әлеге сабак гомерлек булды.

– Маляр, кондуктор, ташчы, юлчы… Хәзер беренче урында иҗатмы инде?

– Иҗат минем өчен беренче урында тормый. Мин бит кухнядан чыга алмый торган зат. Аннан җаваплылык хисе дә чабудан тарта. Халык миннән әллә ни көтә – бирә алмам дигән курку яши. Әмма икенче яктан, тормышны күзәтү тәҗрибәсе бар, әйтер сүзләр күп. Хәзер менә нинди заманда яшибез без – ата-ана кадере китә бара, бәясе төшә. Балаларга көчебез җитми. Ә хатын-кызларыбыз нинди? Гараждан алып чыгып машинасын кабызып куя ул, бидон-бидон сөтен үзе төйи, чәче кыркылып киселгән. Өйдән озата чыгучы иренә, ашны пешереп куй, дип әмер бирә дә кузгалып китә. Теге ир хуҗалыкта кирәкле берәр нәрсә сорап кергән күршесен: «Хатын кайткач, сорарсың», – дип борып чыгара. Ә безнең әбиләр нинди зирәк булган, әйеме? Ир өйдә булмаганда бусаганы чит ир-ат атлап та кермәгән, ирдән узып җавап бирү тыелган. Менә шул нәрсә җитми бүген хатын-кызга. Хатын-кызның бит көче – көчсезлегендә. Традицион гаилә нигезләре юкка чыга. Ә мин әсәрләремә матур үрнәкләр кертеп, матурлыкка өндәргә тырышам. Ирләр гаилә башлыгы булу вазифасын өсләреннән төшермәсен, хатыннар исә дилбегәгә үрелмәсен иде.

– Сез моны гомерегез буе ир-атлар арасында эшләүче хатын-кыз буларак та күзәтәсездер?

– Төрлесен күрәсең инде. Йөргән кызын «телка» дип атаучысын да, «иркәм» дип дәшүчесен дә күргән бар. Мин тискәре, колакка ятышсыз сүзләр ишетсәм, читкә китеп басам. Әмма тәгаен беләм – матур итеп дәшкәненең тормышы да матуррак, бәхете дә түгәрәгрәк була.

– Түгәрәк бәхет дигәннән, «Көтеп узган гомер»дәге онкология темасы, аның бәхетсезлеге Сезне дә урап узмаган дип беләм?

– Кагылды, мине дә урап узмады… Онкология белән күзгә-күз очрашкач, хатын-кыз иң элгәре нәрсә эшләп калдырырга кирәк, дип баш вата. Өеңне җыештыру булсынмы ул, балаларыңны тизрәк башлы-күзле итүме, иреңне кем кулына тапшырасы. Юк, көлке түгел, кайсы иптәш кызга калдырырга икән, дип уйлыйсың. Иреңнең кемгә калуыннан балаларыңның да киләчәге тора бит. Бу уйлар барысы да минем баштан узды.

– Укучылардан һәрвакытта мактау, рәхмәт сүзләре генә ишетәсезме?

– Төрлесе була. Әле менә күптән түгел генә бер үзешчән театрның минем «Сагынырсың, мин булмам» әсәре буенча сәхнәләштергән спектаклен карадым. Актерлар елый, зал елый, аларга карап, мин елыйм дигәндәй. Бер бушану, тугарылу димме… Килеп рәхмәт әйтүчеләр шактый булды. Бер кешенең: «Укый алмыйм мин аның китабын, авыр», – дигән сүзен дә ишеттем. Мин сөендем – бу җирдә тормышта бернинди авырлык күрмәгән хет бер кеше булса да бар икән!.. Мәзәк хәлләр дә булгалый. Бер сиксәннең үр ягындагы әбекәй безнең уртак таныш аша: «Әйтегез әле шул Кадыйровага, мәхәббәт турындагы урыннарын тәфсилләбрәк язсын», – дип әйтеп җибәргән. Әбиләргә дә мәхәббәт җитми.

Ир хакы, бала хакы

– Хатын-кызга үзе теләгәне белән шөгыльләнсен өчен иң әүвәл ир фатихасы кирәк. Әдәби дөньядан моңарчы ерак яшәүче хатынының кинәттән генә каләмгә үрелүенә ирегез ничек карады, Зифа апа?

– Язасы килү теләгемне мин иң элек ирем Марсельгә әйттем. Ул, яз, диде. Улыбыз Руслан авариягә эләгеп, әни кеше өчен иң авыр вакытларның берсендә мин каләмгә тотындым. Ирем башта тавыш-тынсыз гына мине күзәтте. Әзер булгач, укырга дип, кулъязманы аңа тоттырдым. Бу юлы читтән мин күзәтәм – бу башта кырын ятып укый, аннан торып йөренә башлый, аннан балконга тәмәке көйрәтергә чыгып китә. Укып тәмамлагач, миңа: «Яз, синең барып чыга», – диде ул. Марсель гомумән, бик белемле, киң эрудицияле кеше. Омар Хәйямнәр, Дәрдемәндләр иҗатына гашыйк. Шуңа да миңа зур терәк була белде, без очрашуларга да бергә йөрибез, китап бастыру проблемасы да уртак.

– Димәк, бергә узган еллар заяга узмаган?

– Тормышта уртак адымнар беркемнең дә, беркайчан да җай гына, рәхәт кенә бармый. Бик күп күз яшьләре аша яулап алынган иң төп аңлашуга кадәр гаилә әле ныклап тамыр җәйми дип исәплим мин. Безнең дә андый аңлашу булды. Инде хәзер икебезгә дә 54әр яшь. Шөкер, безнең иртәнгә кадәр сөйләшеп чыгарлык уртак сүзебез бар. Улыбыз Руслан, кызыбыз Регина да шул уртак бәхеткә керә.

– Зифа апа, әңгәмә ахырында, кайчан укучыларны яңа китап белән сөендерәсез, дигән сорауны бирми калдырсам, мине кичермәсләрдер…

– Киләсе ел ул минем юбилей елы. Шуңа да яраткан укучым китапсыз калмас дип уйлыйм. Әлегә исеме сер булып калсын.

Автор: Гөлнара Җәлилова
Чыганак: «Шәһри Казан»

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*