enrutat
Баш бит / Зилә Вәлиева: Татарлар Германия мәдәниятенә зур йогынты ясаган
Зилә Вәлиева: Татарлар Германия мәдәниятенә зур йогынты ясаган

Зилә Вәлиева: Татарлар Германия мәдәниятенә зур йогынты ясаган

Nатарлар Германия мәдәниятенә зур йогынты ясаган. Бу хакта “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева белдерде.

Исегезгә төшереп узабыз, бүген Казан Кремленең Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда “Пруссия һәм Германия мөселманнары: төрекләр, маврлар һәм татарлар” дигән күргәзмә ачылды.

Халыкара күргәзмә ачылышында “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева, Төркия консуллыгыннан вәкилләр, шулай ук татар галимнәре дә катнашты.

Немец-татар мөнәсәбәтләр тарихы 600 еллап вакытны колачлый. XV-XVI йөзләргә хәзерге Австрия һәм Венгрия тирәләрендә изге Рим империясенең госманлы төрекләре белән бәрелешләр дәверенә барып тоташа. Бранденбург хакмияте армиясе Көньяк-Көнчыгыш Европа төрекләренә каршы торган, Ә Көнчыгыш Европада Польша тәхетенә хезмәт итүче татарлар белән көрәшкән.

Казанда тәкъдим ителгән күргәзмәдә Пруссия империясендәге Кавалерия полкларында (1675 елдан) һәм Бөек Фридрих гвардиясендә хезмәт иткән татарлар тарихы да бәян ителә. Петр Беренче һәм Екатерина Беренче тарафыннан Фридрихка бүләк итеп җибәрелгән 2шәр метрлы пәхлеваннар арасында татарлар да аз булмаган. Ул егетләр. үзләре арасыннан имам сайлап, намаз бүлмәсе ачарга рөхсәт ала. Мәсәлән, 1732 елда Потсдам шәһәрендә беренче татар мәхәлләсе оеша.

Ислам мәдәнияте музенда ачылган яңа күргәзмәдә, Беренче Бөтендөнья сугышында әсир төшкән татар солдатларының авыз иҗатын ишетергә, шулай ук, 25нче Себер полкында хезмәт иткән Казан егете Кәрим Таһировның портретын, Вюнсдорф лагереның агач остаханәсендә җитештерелгән әйберләрне күрергә дә мөмкин. Тубыл татары азанчы һәм мөгаллим Мөхәммәт Низаметдин әйткән азан, татар әсирләренең моңнарын да тыңлаталар биредә.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов белдергәнчә, киң җәмәгатьчелеккә Пруссиянең яшерен дәүләт архивында күптән түгел табылган дипломатик хатлары тәкъдим ителә. Аларда Кырым ханнары белән Пруссия хакимиятенең язышуы теркәлеп калган. Ул хатларда бу илләрнең дустанә мөнәсәбәте һәм татар дәүләтчелеген халыкара күләмдә танулары чагылыш тапкан.

Күргәзмәдә Казан татарларының, имам белән шәһәр баеның да әлегә кадәр билгеле булмаган портретлары куелган. Аларны 1842 елда Казанга сәяхәт кылган чагында Германия этнологы В. Кизиветтер натурадан төшергән була.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*