tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зилә Вәлиева: “Тавыш бирү – ул һәрвакыт дулкынландыргыч вакыт”
Зилә Вәлиева: “Тавыш бирү – ул һәрвакыт дулкынландыргыч вакыт”

Зилә Вәлиева: “Тавыш бирү – ул һәрвакыт дулкынландыргыч вакыт”

Татарстан территориясендәге сайлау участоклары Бөтенроссия тавыш бирү көнендә тулысынча күзәтүчеләр белән тәэмин ителәчәк.

Татарстан Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Зилә Вәлиева шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, күзәтүчеләрне теркәү инде тәмамланган һәм 25 июньнән алып 1 июльгә кадәр Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирүләр вакытында республика сайлау участокларында эшләргә 14 меңнән артык кеше теләк белдергән. Күзәтүче булырга теләп, Иҗтимагый палатага мөрәҗәгать итүчеләрнең берсенең дә гаризасы кире кагылмаган. Алар махсус рәвештә укытылган һәм тавыш бирүнең барлык этапларында да катнашырга хокуклы.

– Күзәтүчеләрне укыту март аенда ук башланган иде һәм апрель-май айларында да дәвам итте. Документларга кайбер төгәллекләр кертелде. Шул вакыт эчендә без 40 лап иҗтимагый оешма белән килешү төзедек,- диде Зилә Вәлиева һәм бу исемлектә республикада танылган иҗтимагый, коммерцияле булмаган оешмаларның күп булуын белдерде.

Сүз уңаеннан, күзәтүчеләр арасында яшьләр оешмалары шактый. Алар тавыш бирүләрне контрольдә тотучыларның 25 процентын тәшкил итә. Күзәтүчеләргә үзләре эшләячәк участокларга инде юлламалар бирелгән һәм һәркайсы үзенең кайсы сайлау участогында эшләячәген белә.

– 25 июньнән бу зур армия үз эшенә керешәчәк. Моннан тыш безнең күзәтүчеләрдән мобиль төркем оештырылды. Теләсә нинди тавыш бирү ул дулкынландыргыч вакыт һәм аңа карата кызыксыну зур була. Инде 2 меңнән артык фейк хәбәрләр тупланган. Шуңа да безнең тавыш бирүчеләребез, республика гражданнары расланган мәгълүмат белән тәэмин ителсен иде, – дигән теләген җиткерде Зилә Вәлиева.

Күзәтүчеләрне әзерләү белән шөгыльләнгән Павел Соломонов сүзләренчә, тавыш бирүгә җәлеп ителгән актив гражданнарны алар “ни күрсәң — шуны яз” принцибы белән эшләргә өйрәткән. Хәзер күзәтүчеләр инде профессиональ дәрәҗәдә, дөрес һәм дөрес булмаган мәгълүматны аерыр дәрәҗәдә әзерләнгән һәм эшләргә әзер. – Бу безнең Конституция һәм ул һәркайсыбызга да кагыла, – ди Иҗтимагый палата рәисе.

Лилия ЛОКМАНОВА
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*