tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөлфия Камалова иҗатташлары белән концерт куячак
Зөлфия Камалова иҗатташлары белән концерт куячак

Зөлфия Камалова иҗатташлары белән концерт куячак

Җырчы Зөлфия Камалова һәм аның Австралиядәге иҗатташлары – музыкантлар Эндрю Таннер (контрабас, варган), Джастин Маршал (бәрмә инструментлар, перкуссия), Лукас Михайлидис (электрогитара), Энтони Шульц (аккордеон), Эймон Мак Нелисс (труба), 2008 елдан соң беренче тапкыр буларак Россия һәм Европа буйлап концертлар белән чыгарга җыена,дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Алар Пятигорскида – Россиядә беренче тапкыр уздырылачак “Womad” дип аталган world-music халыкара фестиваленда катнашуны планлаштыра һәм ул 21-22 сентябрьгә билгеләнгән. Зөлфия Камалова белән музыка сәнгате осталары 26 сентябрьдә Казанның “Пирамида” комплексында чыгыш ясый, аннары 28ендә Санкт-Петербургта, 29ы Мәскәүдә, 5 октябрьдә Австрия башкаласы Венада, 6сы Швейцариянең Цюрих шәһәрендә концерт программаларын тәкъдим итә.

Шулай ук Зөлфия Камалованың 23 августта Казан янында үтүче “Крутушка” фестивалендә катнашачагы да билгеле булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*