tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөлфия Камалова татарча яңа альбом чыгарды
Зөлфия Камалова татарча яңа альбом чыгарды

Зөлфия Камалова татарча яңа альбом чыгарды

Австралиядә яшәп иҗат итүче Зөлфия (Зуля) Камалова челтәргә яңа альбомын чыгарды. Һәрвакыт иҗади эзләнүләрдәге җырчы бу юлы космик тема белән рухланган.

Альбом аннотациясендә космостан килгән Аэлита кызы Татаэлиның сихри тавышы турында әйтелә. Чыннан да музыкаль яктан язмалар космостан килгән тавышларны күзалларга этәрә. Зөлфия халык җырларын, үзе иҗат иткән җырларны табигый рәвештә яңа авазлар белән үреп күрсәтә.

Зөлфиянең яңа иҗат җимешен челтәрдә тыңлап та, үзеңә күчереп тә була. Теләгән кешегә СД да сатып алу мөмкинлеге бар.

Альбомдагы язмаларны биредән тыңлап була starshipz.bandcamp.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*