tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Золотая орда в мировой истории” китабы апрель башында Оксфордта тәкъдим ителәчәк
“Золотая орда в мировой истории” китабы апрель башында Оксфордта тәкъдим ителәчәк

“Золотая орда в мировой истории” китабы апрель башында Оксфордта тәкъдим ителәчәк

Апрель башларында “Золотая орда в мировой истории” китабы Оксфордта тәкъдим ителәчәк. Бу хакта әлеге монографик хезмәтне тәкъдим итү чарасында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урданы һәм татар ханнарын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев хәбәр итте.

“Милләтләр үз тарихы һәм үз шәхесләре белән горурланырга ярата. Күп милләтнең андый академик эшләре юк. Безнең академик эшләребез бар”, – диде ул “Казан” милли-мәдни үзәге сәхнәсеннән I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) корылтаенда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда.

Илнур Миргалиев Оксфорд кебек дөнья күләмендәге университет белән эшли алу мөмкинлегенә тукталды. Алтын Урда тарихы буенча Кембридж белән дә эш алып барылуын билгеләп үтте. Иң мөһиме – Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының мондый эшләрне координацияли алуын әйтте. “Безнең шанлы тарихыбызны күрсәткән эшләрнең соңгысы булмасын. Безнең институт бу эшләрне башкара ала”, – диде ул.

Китап PDF форматында институтның рәсми сайтына урнаштырылган (http://татаровед.рф)

Рузилә Мөхәммәтова, «Татар-информ»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*