tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зур Чирекледә – яңа мәчет
Зур Чирекледә – яңа мәчет

Зур Чирекледә – яңа мәчет

Ульяновск өлкәсе  Николаевка районы Зур Чирекле авылында өч мәчет эшләп килә. Гыйбадәтханәләрнең берсе – 352 нче санлы мәчет узган гасырның алтмышынчы елларында төзелгән иске бинада урнашкан. Өйлә hәм җомга намазларына биредә берничә дистә кеше җыела, ә гает бәйрәмнәрендә аларның саны биш йөзгә кадeр җитә.

Авылда дин юлына басучылар санының елдан-ел арта баруын исәпкә алып, әлеге мәхәллә имамы янәшәдә генә яңа мәчет бинасы төзy тәкъдиме белән чыга. Авылдашлары аның фикерен хуплыйлар. Яңа гыйбадәтханәне сафка бастыргач, иске бинаны сүтү күздә тотыла.

Моннан нәкъ ике ел элек – 2016 елның июнь аенда яңа мәчеткә нигез ташы куелган иде. Анда мөхтәрәм кунаклар – Ульяновск өлкәсе мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин, нәзарәтнең баш казые, мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов, авыл мәчетләре имамнары hәм район җитәкчеләре катнаштылар.

Яңа мәчет Зур Чирекле халкының сәдака акчаларына hәм авыл эшмәкәрләре, башка төбәкләрдә яшәүче якташлары ярдәмендә төзелә.

    Зур Чирекледә тагын бер истәлекле, шатлык-сөенечле вакыйга булды – ерактан балкып, иман нуры сибеп торучы ярымайны металлдан эшләнгән биек манарага урнаштырдылар. Электр энергиясенә экономия ясау максатында, алдагы көннәрдә манарага пыялалар куярга җыеналар.

Манарага ярымайны урнаштыру тантанасы район администрациясе җитәкчеләре, мәчетләр имамнары hәм авыл халкы катнашында үтте.

– Барча мөэмин-мөселманнар өчен дә олуг бәйрәм – Корбан гаете алдыннан дин кардәшләребез өчен әйтеп бетергесез дәрәҗәдә зур бүләк булды бу. Шушы изге, әҗер-саваплы эшкә үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз,- диде авылның мөхтәрәм имамы Усман хәзрәт Рафиков.

Яңа гыйбадәтханә авылның Yзәк мәчете статусына ия булачак.  Төзелеп килүче бинада хәзер осталар пластик тәрәзәләр кую hәм җылыту системасын урнаштыру эшләренә керешәләр. Аллаhы йортын киләсе елда файдалануга тапшырырга ниятлиләр.

Рузия ХӘЛИМОВА.

 Ульяновск

“ХАЛКЫМ МИНЕМ” газетасы

Август, 2018

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*