tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зынҗырлы мәдрәсәсен Кырым мөселманнары Диния нәзәрәтенә кайтардылар
Зынҗырлы мәдрәсәсен Кырым мөселманнары Диния нәзәрәтенә кайтардылар

Зынҗырлы мәдрәсәсен Кырым мөселманнары Диния нәзәрәтенә кайтардылар

Кырым Министрлар Советы Бакчасарайдагы “Зынҗырлы мәдрәсәсе” дини комплексына керә торган күчемсез милекне Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенә түләүсез файдалануга тапшырды. Бу хакта Кырым Диния нәзарәтенә сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

Кырым Хөкүмәте сайтында чыккан документ нигезендә, гомуми мәйданы 3 мең квадрат метрдан артык булган биналар һәм җир мәйданнары Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенә бирелә.

1500 елда нигез салынган Зынжырлы мәдрәсәсе Россиядә иң борынгы ислам уку йортларының берсе булып санала. Мәдрәсәдә логика, гарәп филологиясе, фәлсәфә, хокук, риторика, математика, астрономия һәм башка күп фәннәр укытканнар. Мәдрәсә территориясендә мәчет урнашкан. Шунда ук танылган дин әһелләренең һәм дөньякүләм билгеле зыялыларның каберләре бар.

«Мәдрәсәдә 1870 елларда Исмәгыйль Гаспринский укыткан, ул рус теле дәресләре биргән. Галим комплекс территориясендә җирләнгән», – диелгән бу хәбәрдә.
Кырымда 1,9 миллионнан артык кеше яши, шуларның 300 меңнән артыгы – мөселманнар.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*