tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Акыл фабрикасы”на ашыгыгыз!
“Акыл фабрикасы”на ашыгыгыз!

“Акыл фабрикасы”на ашыгыгыз!

6 – 7 февральдә Белем бирү һәм проектлар мәктәбе – “АКЫЛ ФАБРИКАСЫ”  чираттагы чарасын үткәрә. Оештыручылары: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, “Мәгариф” журналы, “Сабыйлар” балалар үзәге.

Тема: “Бала үсеше һәм тәрбия”. Катнашучылар: ата-аналар, тәрбиячеләр, педагоглар һәм барлык кызыксынучылар!

Мәктәп кысаларында түбәндәге чаралар каралган:

  • лекция һәм семинарлар;
  • чит илләр тәҗрибәсе;
  • заманча методика;
  • форсайт сессия.

Проектның төп үзенчәлеге – чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтәчәк. Мәктәпне узучыларга лицензияле сертификат тапшыралачак.

“Алдынгы тәҗрибә белән танышу, уникаль белем туплау һәм экспертлардан файдалы киңәшләр ишетү мөмкинлеген кулыңнан ычкындырма!” – дип белдерә оештыручылар.

Катнашырга теләүчеләр 1 февральга кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлә ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*