tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы: бүгенгене барлап, киләчәкне күзаллап
Бөтендөнья татар яшьләре форумы: бүгенгене барлап, киләчәкне күзаллап

Бөтендөнья татар яшьләре форумы: бүгенгене барлап, киләчәкне күзаллап

Һәр ике ел саен Җир шарының төрле почмакларыннан татар егет-кызларын берләштергән, очраштырган, аларга үзләренең уй-теләкләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашырга мөмкинлек биргән зур чара – Бөтендөнья татар яшьләре форумы якынлаша. Инде берничә көннән 1000гә якын делегат Казанга җыелачак. 30 га якын чит илдән, илебезнең 60 ка якын төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан килгән вәкилләр – иң актив, “милләтебезнең киләчәге” дип исемләнергә лаеклы егет-кызлар 1-5 август көннәрендә, 5 көн дәвамында, күптөрле чараларда катнашачак. Форум кунаклары өчен әзерләнгән программада – җитди сөйләшүләр дә, мәдәни-агарту чаралары да, күңел ачулар да булачак.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының яңартылган бинасында беренче матбугат конференциясе уздырылды. Конгрессның яшьләр канаты вәкилләре җыелган журналистларга быелгы форумның үзенчәлекләре, корылган планнар һәм ниятләр турында сөйләде.

Яшьләр киләчәкне күзаллый

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин быелгы – VIII форумда катнашучыларның уртача яше 25-26 дип билгеләп узды. Шул ук вакытта 20-21 яшьлек егет-кызлар бик күп. Араларында 60 %ы – кызлар, 40% -егетләр булыр дип көтелә.

– Исемлектә шактые яңа кешеләр. Минемчә, хәзер тулысынча буыннар алмашы барлыкка килә. Төбәкләрдә дә, чит илләрдә дә бу сизелә. Күп еллар безнең белән бу хәрәкәттә булган кешеләр форумга яшьрәкләрне җибәрергә тырыша. Форумны әзерләргә ярдәм итүчеләр арасында да яшьләр – 10-11 сыйныф укучылары күп, – ди Тәбрис Яруллин.

Быелгы форумның төп темасы, төп идеясе – Киләчәк.

Яшьләр – ул безнең киләчәк, дип әйтәләр. Әмма бу киләчәк кая алып бара, нишлибез без ул киләчәктә. Аны, гадәттә, безгә әйтмиләр. Аны без үзебез күзалларга тиеш. Һәм бу, минемчә, дөрес тә.

Шуңа күрә без төп мәгънәне шулай дип алдык – киләчәкне күзаллау. Һәм программадагы бар әйбер дә шуңа корылган, – дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Хыяллар гына түгел…

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов форум ярдәмендә бер төркем тәкъдимнәр булдырылачак, алар резолюциядә урын алачагын билгеләде. Нигездә, бу фикерләр  30 елдан соң татарлар, татар яшьләре нинди булачак, тулы канлы милли тормыш өчен нинди институтлар кирәк, дигән сорауларга җавап бирергә тиеш.

Ниндидер хыяллар гына, шулай-шулай булырга тиеш дигән сүзләр генә түгел, сүз ниндидер институтлар турында бара. Ягъни тел сәясәте, мәгариф дибез икән, безнең тулы канлы татар мәктәбе, милли университет булырга тиеш. Мәдәният дибез икән, анда нинди юнәлешләр барлыкка килергә тиешлеген күзаллау зарур. Бүген татар телле яшьләр заманча мәдәни үзәге булуына өметләнәбез. Чараларның күпчелеге киләчәкне барлауга юнәлдерелгән, – ди Айрат Фәйзрахманов.

Узган форумнарда кабул ителән резолюцияләрдәге тәкъдимнәрнең барысы да тормышка ашкан дип әйтеп булмый, билгеле. Әмма Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, алга максатлар куймыйча булмый. Резолюция – ул калганнарга декларация сыйфатын йөртә һәм ул, һичшиксез, булырга тиеш.

Яшьләргә ниләр әзерләнгән?

Бөтендөнья татар яшьләре форумының программасы хакында Форум рәисенең урынбасары Рәдиф Кашапов сөйләп үтте.

VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумының программасында: пленар утырыш, татар яшьлəре проектлары аллеясе, округлар буенча проектлар сессиясе, 7 юнəлеш буенча (“Бизнес”, “Тарихи хəтер”, “Тел сәясәте һәм милли мәгариф”, “Яңа мəдəният”, “Гаилə һəм тəрбия”, “Татарстан илчеләре”, “Медиа”) дискуссион мəйданчыклары оештырылачак. Дискуссион мəйданчыкларының лекторлары республиканың алдынгы спикерлары һəм экспертлары булачак. Форум кысаларында лекциялəргə, музейларга, Татарстан Республикасының һәм Казанның тарихи-мəдəни урыннарына бару һəм төрле мастер-классларда катнашу каралган.

1 нче август көнне форум кысаларында делегатларга Казанның 1000-еллыгы музеена һəм Иске-Татар бистəсенə экскурссия оештырылачак. Бистә тарихы турында биредә яшəүче һəм эшлəүче кешелəр сөйлиячəк.

2 нче август көнне “Корстон” комплексында иҗтимагый оешмалар житəкчелəре, шулай ук мәдәният һәм җәмгыять өлкәсендә эшләүчеләр катнашында форумның тантаналы ачылышы узачак. Шул ук вакытта татар яшьлəре оешмаларының “Проектлар аллеясе” эшлиячəк. Программаны округлар буенча проектлар сессиясе дəвам итəчəк. Һəр оешма проектларын тəкъдим итə, ә чакырылган экспертлар һəм аудитория бəяли һəм проектлар башка районнарда кулланылырга лаеклымы икəнлеген ачыклый. Кич “Калеб” иҗади хəрəкəте əдəби-мəзыкаль кичə тəкъдим итəчəк. Форум катнашучыларның “Татар биюенең тамырлары кайда?” («Где корни татарского танца?») дип исемлəнгəн уникаль класс-концерт карау мөмкинлеге булачак.

3 нче август көнне 7 юнəлеш (“Бизнес”, “Тарихи хəтер”, “Тел сәясәте һәм милли мәгариф”, “Яңа мəдəният”, “Гаилə һəм тəрбия”, “Татарстан илчеләре”, “Медиа”) буенча дискуссион мəйданчыклары эшлəячəк. Һәрбер мәйданчык татар яшьлəренең үсеше турында тəкъдимнəр формалаштырачак. Шул ук көнне форумның пленар утырышының ябылуы һəм форумның житəкче органнарын сайлавы узачак. Төшке аштан соң астрофизик, Россия фәннәр академиясе академигы, РФ дәүләт премиясе лауреаты Сүнəев Рəшид Али улы лекциясе һəм заманча татар музыка кичəсе узачак. Катнашучылар арасында: хип-хоп, джаз һəм соул уйнаучы Yummy Music лейбл артистлары, K-Ru, Usal, Altan, Said Olur реп-башкаручылары, жырчы Илгиз Шəйхразиев һəм татар стендаперлары.

4 нче август көнне Балтач, Телəче, Саба һəм Арча районнарына бару каралган. Һəр район делегатлар өчен үз программасын тəкъдим итəчәк. Кичен, Арча шəһəре көнендə, делегатлар Татарстанның атказанган артистлары белəн бер сәхнәдә үзлəренең ижади номерларын, күңел ачу программаларын тәкъдим итәчәкләр.

Форумның соңгы көнендә, 5 нче август көнне, 11.00 кичке 22.00 кадəр “Черек күл” паркында “Печəн базары” заманча татар мəдəнияте фестивале узачак.

“Печән базары”: заманча дизайнерлар, 35 иң матур татар кызы, тәмле аш-су һәм куркыныч хикәяләр бүлмәсе

“Печән базары”н төп оештыручысы Гүзәлия Гыйниятуллина форум кысаларында оештырылачак әлеге кызыклы форматның асылы белән ташыштырды. Бу елны фестивальдə 100 дизайнер катнашында дизайн-маркет үтәчәк. Ике ел элек дизайнерлар саны 60 кына булса, быел 100 катнашучыны көтәләр – әлеге һөнәр ияләре Казахстан, Башкортстан республикаларыннан, Мәскәүдән һ.б. шәһәрләрдән җыелачак.

Иң тәмле мәйданчыкларның берсе – Аш-су мәйданчыгы булыр дип көтелә. Кафе һəм рестораннар тәкъдим иткән мастер-класслар, фин, америка, себер, əстерхан татарларының милли ризыкларын татып карарга мөмкин булачак, рецептлар белән дә уртаклашачаклар. Әйтик, әстерхан татарлары балыктан өчпочмак пешерәчәк,  америка һәм фин татарлары пәрәмәч ясаячак, себер татарлары чияшәнкә дигән ризыклары белән таныштырачак.

Моннан тыш татарлар, мəдəният һəм Казан тарихы турында лекторийлар, Казан ханлыгы археологиясе турында экскурсиялəр уздырылачак; балалар мəйданчыгы эшләячәк; «Гыйлем» проекты мəйданчыгында химия, экология һəм фəлсəфə лекциялəре, ачык «Qayyum» фəнни олимпиадасы, Һарри Поттерның татарчага тəржемəсе; «Бию for you» мастер-класслары; акустик татар музыкасы; заманча рəссамнарының инсталляциясе тəкъдим ителəчəк.

Гүзәл Гыйниятуллина яңа мәйданчыкларны берсе дип tatarstyle мәйданчыгын атады. Бирегә “Татар кызы”  бәйгесенең  төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге ярымфинал этапларында катнашучы 35 иң матур татар кызы җыелачак. Ә танылган теле һәм радио алып баручысы Гөлназ Сәфәрова хатын-кызның уңыш тәҗрибәсе турында сөйләячәк.

Кызыклы эксперимент – яңа  гамәлгә ашырылачак башлангыч – куркыныч хикәяләр бүлмәсе. Әлеге башлангыч алдагы форумда эшләгән “Шигърият будкасы»н алмаштырачак. Караңгы бүлмәдә бу юлы Илдар Шафиков куркыныч хикәяләр сөйләячәк.

Гүзәл Насыйбуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*