tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья Татар яшьләре форумы вәкилләре Иске Татар бистәсе йортларын яңартуда катнаша
Бөтендөнья Татар яшьләре форумы вәкилләре Иске Татар бистәсе йортларын яңартуда катнаша

Бөтендөнья Татар яшьләре форумы вәкилләре Иске Татар бистәсе йортларын яңартуда катнаша

1 июльдә “Том Сойер Фест” фестивале Иске Татар бистәсенә күчә. Бөтендөнья Татар яшьләре форумы әгъзалары Фатыйх Кәрим, Габдулла Тукай, Сара Садыйкова урамнарында урнашкан йортларның төсен яңартачак.

“Мин күптән “Том Соер Фест”та Иске Татар бистәсе йортлары барлыкка килүен тели идем. Быел мондый мөмкинлек туып, фестиваль исемлегендә өч йортның керүе сөенечле. Мин һәм безнең Бөтендөнья татар яшьләре форумы өчен бистә – ул татар мәдәнияте үзәге булып тора. Һәм безнең дә фестивальгә ярдәмебез тияр дип ышанабыз. Сөенечкә, бездә һәрчак яхшылык кылырга омтылган волонтерлар бар. Нинди дә булса йортның яңаруында катнашу – яраткан шәһәреңә ярдәм итү әйтеп бетергесез хисләр алып килә., – ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов.

Кушылырга теләгегез булса – координаторга языгыз.
Телефон: +7 (987) 233-79-42.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*