tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Казанда Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре өчен белем бирү форумы ачылды
Бүген Казанда Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре өчен белем бирү форумы ачылды

Бүген Казанда Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре өчен белем бирү форумы ачылды

Форумның ачылыш тантанасы башкаланың Г. Кариев исемендәге татар яшь тамашачылары театры бинасында башланды. Анда Россиянең 42 төбәгеннән һәм 11 чит илдән вәкилләр катнаша. Форум делегатларын Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде.

Көннең беренче яртысында форумда катнашучылар өчен Казан буенча эшлекле экскурсия каралган. Ул –  “Татар милләтенең үзбигеләнү нигезләре: тел, мәдәният, тарих, дин”, “Яңа-татар зираты, “Китап йорты”, “Калеб” иҗат берлеге , “Сабыйлар” балалар үзәген үз эченә ала.

Көннең икенче яртысында яшьләр Иннополис шәһәренә күчә. Биредә алар өч көн дәвамында, 23-25 август көннәрендә фикер алышачак. Бүген университет бинасында  Бөтендөнья татар яшьләре форумы акцияләрен һәм чараларын үткәрү буенча семинар, “Татар мәдәнияте үсеше” дискуссиясе һәм “Иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенең хокукый нигезләре” практикумы үтәчәк.

24 августта “Кечкенә төркемнәрдә проектлар белән эш итү” практикумы, “Дөньяда һәм Россия төбәкләрендә коммерциясез оешмаларның эшчәнлеге, проектларны үстерү технологияләре” панель-дискуссиясе, эксперт сессия, фандрайзинг һәм грантлар лабораториясе, социаль челтәрләрдәге аккаунтларга анализ һәм “Иҗтимагый эшчәнлектә максатка ирешү мәсьәләләре” лекция-дискуссия планнаштырылган.

25 августта проектларны тәкъдим итү, пленар утырыш һәм форумны ябу чарасы узарга тиеш. Форум VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*