tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллының “Нур” яшьләр үзәгендә «Татар яшьләре форумы» узды
Чаллының “Нур” яшьләр үзәгендә «Татар яшьләре форумы» узды

Чаллының “Нур” яшьләр үзәгендә «Татар яшьләре форумы» узды

25-26 ноябрьдә Чаллының “Нур” яшьләр үзәгендә «Татар яшьләре форумы» узды. Форумны Чаллы хакимиятенең яшьләр идарәсе, “Нур” яшьләр үзәгендә “Мизгел” милли-мәдәни клубы оештырган. Чаллы шәһәреннән югары һәм профессиональ уку йортларыннан 100гә якын студент катнашты.

Форумның максаты – яшьләрдә татар теленә карата мәхәббәтне уяту, милли үзаңны формалаштыру, татар телен, мәдәниятен популярлаштыру һәм үстерү.

Кунак һәм проектлар эксперты буларак Казаннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова чакырылган иде.

Нәтиҗәдә яшьләр ике көн дәвамында төркемнәргә бүленеп эшләгәндә 7 проект булдырган: «Татарча Life», квест-уен «Татар теле», «Tat print», квест-уен «Татар яшьләре җыелган җирдә», «Tatar city», «ЖырлаОке, «Тәмле тамак».

  • Чаллыдан өметле яшьләр чыга, безнең Казан командасында да һәрвакыт актив һәм креатив яктан үзләрен күрсәтә. Беренче көнне яшьләр белән аралашканда сорадым “кем татарча уйлый?” дип. Залдан 100% куллар күтәрелде. Бу инде форумны беренче минутыннан ук югарырак дәрәҗәгә күтәрде, яшьләр белән тирән фикер йөретеп була димәк. Таралмыйча, Чаллыда татар тормышын кайнатып торучылар һәм шәхес булып үсәрләр дигән өметтә калабыз, -ди Ленария Мөслимова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*