tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иннополис университетында яшьләр үз проектларын тәкъдим иттеләр
Иннополис университетында яшьләр үз проектларын тәкъдим иттеләр

Иннополис университетында яшьләр үз проектларын тәкъдим иттеләр

Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре өчен оештырылган белем бирү форумының өченче көне башланып китте. Бүген делегатлар милләтебез үсеше өчен мөһим булган проектлары тәкъдим иттеләр. Аларның кызыклы эшләрен Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе вазифаларын башкаручы Ленария Мөслимова, аның урынбасары Айрат Фәйзрахманов, форумның активистлары Тәбрис Яруллин, Айдар Шәйхин, Искәндәр Нәбиуллин, Ильдар Киньябулатов, Айнур Әхмәтов бәяләде.

Чаралар исемлегендә төрле тематиканы колачлаганнары бар. Мисал өчен, Омск өлкәсеннән килгән делегат Камил Сәйфуллин “Этно-стрим медиа” дип исемләнгән проект тәкъдим итте. Проектның максаты Омск, Новосибирск, Төмән өлкәләрендә булган милли-мәдәни чараларны туры эфирда күрсәтүне оештырудан гыйбарәт. Бу проектны аңа дәүләт теле-радио каналларында милли мәдәниятләргә һәм сәнгатькә тиешле игътибар булмаудан туу турында искәртте. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен Камил 86 мең сум акча кирәклеген әйтә.

Киров өлкәсеннән килгән делегатлар Нократ Аланы районындагы Түбән Шөн авылы мәктәбе бинасын саклау һәм биредә белем алган татар язучылары Рафаэль Сибат, Ләбибә Ихсанова шәхесләрен пропагандалау кирәклеген ассызыкладылар.

Татарстан Республикасының Алабуга шәһәреннән килгән делегатлар шәһәр китапханәсендә “Гыйззәт кабызган чаткылар” татар театр сәнгатендәге беренче музыкаль комедия «Башмагым» либреттосының авторыТаҗи Гыйззәткә багышланган әдәби музей ачу идеясе белән бүлештеләр. Бүгенге көндә алар Әгерҗе районындагы Таҗи Гыйззәт музее белән хезмәттәшлек урнаштырганнар һәм тәҗрибә алганнар.

Калининград өлкәсеннән килгән активист “Гәрәбә чәк-чәк” дип исемләнгән аш-су фестивале проекты турында сөйләде. Асылда бу Казанда оештырылып килүче “Печән базары” фестивале форматын күздә тота. Бу эш өчен Калининградтан килгән милләттәшебез 108 мең сум финанслар кирәклеген әйтте.

Омск өлкәсеннән килгән делегат 2020 елда – 300 еллыгын билгеләп узучы Туйчы авылы турында сөйләде. Әлеге авылның үзенчәлеге шуннан гыйбарәт, биредә Себер татарлары, Казан татарлары һәм Бохара татарлары яши. Киләчәктә активистлар авыл турында фильм төшерү, авылның музеен булдыру турында планнары белән бүлеште.

Санкт-Петербургтан килгән делегат “Тукай-квест” проектын тәкъдим итте. Әлеге чара инде өч тапкыр оештырылган, узган елларда ул төньяк башкаланың Татар бистәсендә һәм Санкт-Петербург үзәгендә узган. Киләсе елларда әлеге проектны тагын да зуррак масштабка җәелдерү өчен оештыручылар 2 миллион сумнан артык акча кирәк булуын искәртәләр.

Екатеринбург шәһәренең “Яшен” татар яшьләре оешмасы рәисе 60 кешелек камералы театр оештыру проектын тәкъдим итте.

Татарстанның Яшел Үзән һәм Казаннан килгән делегатлар “УК” проектын төзисе килүләре турында сөйләделәр. Әлеге проект татар телле әдәби әсәрләрнең кыскача эчтәлеген тәкъдим итүче сайт булачак. Бүгенге көндә 10 әсәрдән торган исемлек төзелгән. Бу исемлектә Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар”, Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә-җыры кала”, Галимҗан Ибраһимовның “Адәмнәр” һ.б. әсәрләр бар. Оештыручылар 2020 елга 300 әсәрнең кыскача эчтәлеген әзерләү максатын куйган һәм әлеге эш өчен 60 мең сум күләмендә акча кирәклеген сөйләделәр. Экспертларга 40тан артык проект тәкъдим ителде.

Бүген пленар утырышта 3 иң яхшы проектка акчалата бүләкләр биреләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*