tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «JADIDFEST» ФЕСТИВАЛЕ
«JADIDFEST» ФЕСТИВАЛЕ

«JADIDFEST» ФЕСТИВАЛЕ

25 декабрь көнне JADIDFEST – дизайн, мәдәният һәм әдәбият дөньясында зур вакыйга!

Сезне яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар, аш-су осталары һәм башка Казан оешмаларының вәкилләре белән танышырга чакырабыз!

Фестивальдә һәркем үзенә кызыклы әйбер таба ала: тематик мастер-класслар, татарча Казан турында лекторий, шәһәр сулыклары буенча ачык экскурсия, тәм-томнар, Yummy Musicтан Ауропа татар эмиграциясе турында кино һәм Йолдыз Миңнуллина белән Рәдиф Кашаповтан шигъри перформанс, яхшы музыка, һәм,әлбәттә, якыннарыгыз өчен оригиналь бүләкләр һ.б.

ДИЗАЙН-МАРКЕТ

Дизайн-маркетта Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән татар милли компонентлы әйберләр сатып алып булачак: сәнгатьчә эшләнгән бүләкләр, кул эшләре, аксессуарлар, стилизацияләнгән татар киеме, балалар әдәбияты, милли аяк киеме, интерьер бизәкләре һ.б.

Шулай ук фестиваль өчен махсус әзерләнгән тәбрикләмәләр, хатын-кызлар өчен бизәнгечләр һәм яңа татарча стилизацияләнгән киемнәр тәкъдим ителәчәк.

ТӘМЛЕ ПОЧМАК

Фестивальдә “Vegan Day” коллективы вегетерианнарга яраклаштырылган татар халык ашларын тәкъдим итәчәк. Барыбыз да яраткан бәлеш һәм өчпочмакны вегетерианнар да ашый алачак.

“Диван” коворкинг-кофейнясе Jadid-festтa кайнар һәм салкын эчемлекләр, десертлар әзерли һәм “Delee”компаниясеннән татар мотивы белән имбир печеньелары.

Шулай ук Татарстанның экологик чиста җирләрдәге үләннәрдән җыелган “Балдан” продуктыннан да авыз итәргә мөмкин булачак.

ЛЕКТОРИИ

2 этаж / Лекторий

12:30-13:00 Казанда татар бистәләрнең барлыкка килүе һәм формалашуы Сергей Саначин – Татарстанның атказанган архитекторы, төбәк өйрәнүче

13:00-13:30 Иске татар бистәләренең көндәлек тарихы Илдар Шәфыйков – КФУның Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы ассистенты

ь13:30-14:00 Бишбалта бистәсе турында онытылган 5 факт Айрат Фәйзрахманов – тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе урынбасары

АЧЫК ЭКСКУРСИЯ: КАЗАННЫҢ ЮГАЛГАН КҮЛЛӘРЕ

10:30-12:00 / Башлана: “Кольцо” сәүдә үзәге, Л.Гумилев һәйкәле яныннан башлана.

Тарихчылар, краеведлар, экологлар белән Казанның югалган күлләре турында сөйләшербез. Шула ук иске Казанны, аның табигый ландшафтын һәм кешеләргә тәэсире хакында сөйләрбез.

ШИГЪРИ ПЕРФОРМАНС

2 этаж, 16:00 / Смена

Былтыр “Черек күлдә” узган Рәдиф Кашаповның “Тамгалар” альбомы презентациясендә аның җырлары табигый рәвештә Йолдыз Миңнулина шигырьләре белән кушылган иде. Фестивальдә алар бергә яздырган пластинканы тәкъдим итәчәкләр: Миңнулинаның шәһәр рифмалары Кашаповның җитез электроникасы белән үрелеп барачак.

БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ

3 этаж, 13:00-16:30 / Смена

Балалар өчен мәйданчык “Сабыйлар” балалар үзәге тарафыннан әзерләнәчәк. Балага татар телендә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә Татарстанда бу бердәнбер үзәк. Нәкъ менә “Сабыйлар”да барлык заманча методикалар татар менталитетына туры китереп эшләнә. Железновлар методикасы үрнәге буенча тудырылган һәм татар җырларын туплаган “Сәлам, дустым!” исемле диск инде күп кенә әниләрне үз балаларын татар телендә тәрбияләргә этәрде.

“Сабыйлар” үзәге төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы һәм күпкырлы программа тәкъдим итәчәк.

  • Интерактив уку / 13:00-13:30
  • “Аҗдаhа” уенчыгын ясау буенчча мастер-класс / 13:30-14:30
  • “Кисекбаш” уенчыгын ясау буенча мастер-класс / 14:30-15:30
  • Кыкшкы декор буенча мастер-класс / 15:30-16:30
  • Мастер класс “Оптик иллюзияләр” / 16:30-17:00

“ТУҢГАН ЯК” ФИЛЬМЫ ПРЕЗЕНТАЦИЯСЕ

“Туңган як”: узган елны Ильяс Гафаров һәм Рәдиф Кашапов Ауропага барып, гади татар эмигрантлары, яшьләре һәм өлкәннәре белән аралаштылар. Һәрберсенең – үз күчеп китү тарихы һәм туган иле белән катлаулы мөнәсәбәтләре. Һәркем кем икәнлеген үзенчә аңлата. Тел, кием, музыка, ризык – кешене нәрсә татар итә?

OSCAR & с7с5 ТӨРКЕМЕНЕҢ АКУСТИК КОНЦЕРТЫ

Oscar & с7с5 төркеменең акустик концерты: гитара һәм перкуссия. Язын тәүге альбомын тәкъдим иткән, бөтен Татарстанны йөреп чыккан һәм Камал театрын яулаган музыкантлардан – яңа һәм иске җырлар.

Фестивальның оештыручысы: Бөтендөнья татар яшьләре форумы

25 декабрь көнне, сәгать 12:00 дән 18:00 «JADIDFEST» фестивале “Смена” яңа мәдәният үзәгендә үтәчәк

Адрес: Борхан Шахиди ур., 7

Керү – 100 руб

Тулырак мәгълүмат – vk.com, fb.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*