tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең нәтиҗәсе ясалачак һәм гала-концерт узачак

Казанда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең нәтиҗәсе ясалачак һәм гала-концерт узачак

26 апрельдә, сәгать 16:00дә, Казан шәһәрендә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең нәтиҗәсе ясалачак һәм гала-концерт узачак.

Акция – татар яшьләре энтузиастлары тарафыннан белдерелгән үзенә күрә гражданлык инициативасы. Быелул берничә чаралардан тора: “Татар-Дозор – 2018” квест-уены, “Тяжело с татарским” антипремиясен тапшыру, Bez.tatar икетеллелек рейтингы, Татарстан мәктәпләрендәге бәйге һәм Яр Чаллы шагыйрәсе Айгөл Гайсина белән музыкант Илья Барамия танылган “АИГЕЛ” дуэты катнашында Бауман урамында узачак концерт.

«Татар-Дозор — 2018»

22 апрельдә тугызынчы тапкыр “Татар-дозор 2018” квест-уены уздыралачак. Катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара: квестны беренче тапкыр үткәргән елда командалар саны 5-7 булса, быел, сайлау турыннан үтеп, урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 30, Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 10 команда катнаша.

Ике йөздән артык кеше, командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафе, кибет, аптекаларда татар теленең кулланылышын һәм ике телдә дә хезмәт күрсәтеләме юкмы икәнлеген тикшерәчәк. Профессиональ белем бирү һәм югары уку йортлары командалары Яңа Татар Бистәсе буенча уен биремнәрен үтәсәләр, мәктәп командалары Иске Татар Бистәсе аша үтә торган маршрут буенча йөриячәкләр.

Командалар Казанның тарихи урыннарын үтеп төрле иҗади биремнәр эшләргә тиеш булачаклар (мәсәлән: флешмоб, табышмакларга җавап бирү, социаль экспериментлар һ.б.). Уен елдан ел популярләшә, ә темасы тагын да кызыклырак һәм көтелмәгәнрәк. Быел уен “Инкыйраз” (“Исчезновение”) дип атала, аның нигезендә – Татарстан мәктәпләрендә
татар телен укыту белән бәйле вакыйга. Бу елны бөтен Татарстанда һәм башка төбәкләрдә татар әдәбияте классигы, публицист, татар иҗтимагый эшлеклесе, “Ике йөз елдан соң инкыйраз” (“Исчезновение через двести лет”) романы авторы Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел булу сәбәпле күпсанлы чаралар һәм иҗади кичәләр үтте.

Шунлыктан күп биремнәр әлеге әсәргә багышланган. Профессиональ белем бирү һәм югары уку йортлары командаларының уеннары стиль һәм формат буенча аерыла: оештыручылар аларга хоррор жанрындагы биремнәр әзерләделәр.

Уен башлана: мәктәп командалары – 10:00, югары һәм урта белем бирү уку йортлары командалары – 11:00

«Татар Дозор – 2018» квест- уенына аккредитация: 22 апрель, Кәрим Тинчурин исемендәге парк (10:00), Юныс мәйданы(11:00)

Квест җиңүчеләре 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең төп өлешендә бүләкләнәчәк.

Антипремия «Тяжело с татарским»

Берничә ел дәвамында “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең оештыручылары тарафыннан ике дәүләт телендә дә мәгълүмат җиткермәгән дәүләт оешмалары рейтингы төзелә.

Ел дәвамында оештыручылар төрле оешмаларга татар телен куллануларын сорап хатлар язалар. 15 кешедән торган команда муниципаль берәмлекләр ике дәүләт телендә дә мәгълүмат җиткерү-җиткермәвен тикшерделәр.

Антипремия оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итүен билгеләп үтик. Мәсәлән, элекке елларда «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә лаек булган оешмалар (Опера һәм балет театры сайты, Симфоник оркестры сайты һәм “Әкият” курчак театры сайты, Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комитеты) татар телен кулланылышка
кертте. 2017нче елда «Тяжело с татарским» антипремиясен “РЖД” алды.

Быелгы антипремия антилауреаты гала-концертта билгеле булачак.

Быелгы хедлайнер —«АИГЕЛ» хип-хоп дуэты!

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концерты 26 нчы апрель (пәнҗешәмбе) – Габдулла Тукай туган көнендә узачак. Бу көнне 16:00 сәгатьтә Бауман урамында концерт кына түгел, акция логотиплары ясалган ябыштыргычлар тарату һәм башка чаралар да була.

Традиция буларак, “Мин татарча сөйләшәм!” концерт программасы быел да тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана.

Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, Альберт Нурминский, VLTVN, Malsi Music, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев һ.б. ул көнне бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар. Казанда беренче тапкыр башкорт рок-төркеме “Бүреләр” чыгыш ясаячак.

Шулай ук акция кысаларында тере музыка конкурсы да үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча инде үз тамашачысын табарга өлгергән Tatar__Boy, Әдилә Әхмәтова белән Abadeli төркеме һәм Ramilya Up чыгыш ясаячак. Гала-концертның – танылган татар шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина һәм биюче, хореограф, “Алтын Битлек” премиясен алучы Нурбәк Батулла.

Концерт хедлайнеры – Яр Чаллы шагыйрәсе Айгөл Гайсина белән Петербург музыканты Илья Барамия катнашындагы “АИГЕЛ” хип-хоп дуэты – 2017нче елның иң танылган музыкаль проекты. “1190” альбомына кергән “Татарин” җырының клибын (шулай ук “Вечерний Ургант” эфирында да яңгыраган) 2,7 миллионнан артык тапкыр караганнар.

“Мин татарча сөйләшәм!”акциясенең оештыручылары – ТРның фән һәм мәгариф министрлыгы, ТРның мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән – Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Генераль спонсор:
“Түбәтәй” милли хәләл фастфуд челтәре

ЖУРНАЛИСТЛАР ИГЪТИБАРЫНА! 24 апрельдә сәгать 11:00да “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең официаль матбугат конференциясе үтәчәк. Журналистлар өчен аккредитация 23 апрельгә кадәр.

Үткәрү урыны: Беренче татар фастфуды рестораны “Түбәтәй” (Кремль урамы, 21)

Спикерлар

  1. Яруллин Тәбрис Мөдәрис улы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе;
  2. Фәйзрахманов Айрат Шамил улы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты;
  3. Бикмөхәммәтова Римма Рәшит кызы – журналист, җәмәгать эшлеклесе;
  4. Кашапов Рәдиф Фәрит улы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, “КЗН.Собака.ru” баш редакторы;
  5. Гатина-Шәфикова Динә Фасых кызы — «Татар-Дозор – 2018» квест уены оештыручысы;

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*