tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышланган фестиваль узачак
Казанда Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышланган фестиваль узачак

Казанда Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышланган фестиваль узачак

Быел JADID FEST фестивале программасы Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышлана. Фестиваль 10-15 декабрь көннәрендә узачак. Төп вакыйгалар «Меховой квартал» сәүдә үзәге бинасында (М. Гафури ур., 50, корпус 1) үтәчәк. Күргәзмәләр һәм төп ивентлар (лекцияләр, концерт, маркет, балалар һәм яшүсмерләр өчен остаханәләр, перфоманс, воркшоп) оештырылачак, шулай ук фестиваль вакытында бистә резидентлары тарафыннан мәчетләрдән алып югары уку йортларына кадәр оештырылган экскурсияләр һәм чараларда катнашырга мөмкин булачак. Беренче тапкыр JADID FEST бистәнең чын бәйрәме булачак: аерым алганда, 14 декабрьдә фестивальнең төп бинасында дизайн-маркет, балалар өчен мастер-класслар сериясе, акустик концерт узачак.

JADID FEST чарасы 2015 елдан башлап ел саен үткәрелә. Быел JADIDFEST иҗади форматларны файдаланып, туган якны тарихи өйрәнү характерына ия булачак. Фестивальнең максаты – Яңа Татар бистәсенең тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру.

Фестивальдә шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган Мәдәният министрлыгы белән уртак медиапроект ярдәмендә бистә турында истәлекләр җыю планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*