tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Концерт кына түгел бу
Концерт кына түгел бу

Концерт кына түгел бу

Апрель җиттеме, татар теленә бәйле чаралар, аны оештыручылар “уяна”. Тукайны да, үз телебез барлыгын да искә төшерәбез. Шушы чаралар  арасында ел саен узучы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе дә бар. Чираттагысы 26 апрельгә тәгаенләнгән.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе – бер көн белән генә чик­ләнми. Ул ел буе дәвам итә. Быел ул февраль аеннан башланып киткән һәм берничә чараны үз эченә ала: “Татар – дозор” квест уены, “Тяжело с татарским” антипремиясе, татар Википедиясе бе­лән берлектә узган TATAR 4.0 бәйгесе, җанлы музыка ярышы, “Сәлам, Габдулла!” флешмобы. Соңгысы – әле яңалык. Ул Казандагы шагыйрь Габдулла Тукайга атап куелган ике һәйкәл арасын кешеләр тезелгән чылбыр белән тоташтырудан гый­барәт. Оештыручылар бу флешмобка меңгә якын кешене җәлеп итәргә уйлый. Бу чылбырда Тукайга кайту, аңа кул бирү, шагыйрьне халыкка якынайту ди­гән мәгънә ята.

Акциянең иң көтеп алынган чарасы – 26 апрельдә Бауман урамында узачак концерт программасы. Биредә яшь музыкантлар чыгыш ясаячак, бүләкләү тантанасы да булачак. Концертны быел да хореограф, “Алтын битлек” иясе Нурбәк Батулла һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллина алып барачак дип көтелә.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов фикеренчә, күпләр “Мин татарча сөйләшәм”не концерт дип кенә кабул итә.

– Баумандагы концерт чарасы – ул барлык эш­ләргә дә йомгак ясау. Ә асылда эшчәнлек концерт белән генә чикләнми. Ел да акциягә яңалык кертергә тырышабыз, җырчы­ларны сайлап алабыз. Кү­бесен хәтта кире кагарга туры ки­лә, – дип аңлатты Рә­диф Кашапов. Еш кына аңа: “Ни өчен бу артистны чакырмыйсыз? Бу җыры мең­ләгән кеше җыяр иде!” – дигән сораулар бирәләр икән. – Концертка мең кеше җыя торган җырчылар тү­гел, ә ни өчен ак­ция­гә килдем, ни өчен мондый чараларда катнашам, ди­гән сорауга җа­вап бирә алырлык ке­шеләр кирәк, – дип җавап бирә ул.

Быел “Мин татарча сөй­ләшәм” акциясе Чаллыда да уза. Аларның да эчтәлеге Казандагы белән тәңгәл килә. Чаллы яшь­ләре Тукай туган көненә перфоманс әзерли, әмма әлегә эчтә­леген сер итеп саклыйлар. Чаллы шәһәрендә “Мин татарча сөй­ләшәм!” акциясен оештыручы Гүзәл Әх­мәтгә­рәева сүз­ләренчә, Чаллы – бәйсез һәм сә­ләтле ке­шеләр шәһәре. Әлеге акция дә шундый кешеләрне күр­сәтер өчен бер мөмкинлек санала.

Татар теле укытучысы Рашат Якупов акциянең максатларына тукталды.

– Төп максатыбыз – Татарстандагы икетеллелекне сак­лау, ана телебезне үстерү. “За­кон­да күрсәтел­гәнчә, барлык өлкә­ләр­дә дә икетеллелек булырга тиеш. Даими рәвештә дәүләт оешмаларын, коммерцияле оешмаларны күзәтеп барабыз, аларда халык белән аралашу, хезмәт күрсәтү, чыннан да, ике телдә дә алып барыламы – шуны ачыклыйбыз. Татар телен куллануны сорап, хатлар юллыйбыз. Узган ел Татарстан районнары буенча да рейтинг төзегән идек. Быел исә тик­шермәдек, чөнки дәүләт без башкарган эшне күпмедер дәрәҗәдә үз кулына алды, ике телне куллану буенча киңәшмәләр оештырыла, – дип сөйләде ул. Әм­ма активистлар да тик утырмый. Татар телен кулланмаган оешмаларны барлау дәвам итә.

ТАТАР 4.0 дип аталган татар халкына бәйле истәлекле урыннар, шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында татар Вики­пе­диясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча тематик бәйге җиңү­челәрен дә җомга көнне концертта игълан итәчәкләр. Аларга акчалата бүләк каралган. “Сәләт Ви­киМәктәбе” җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов әйтүенчә, барлыгы 507 эш кабул ителгән. Язучылар Башкортстаннан да булган.  207 мәкалә, татар Википедиясе таләп­ләренә туры килеп, икенче этапка үткән. Сан ягы гаҗәп­ләндерерлек булса да, сыйфат ягы аксый, дип белдерде Тимерхан. Шуңа да мә­калә язучылар белән аңлату эш­ләре дә алып барыла. ­­­

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*