tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мин татарча сөйләшәм»
«Мин татарча сөйләшәм»

«Мин татарча сөйләшәм»

Бөтендөнья татар яшьләре форумы,  6 ноябрь көнне, «Мин татарча сөйләшәм» чарасын чираттан тыш Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышлап үткәрә. Гадәттә, әлеге акция  апрель аенда,  Габдулла Тукай туган көнендә оештырыла иде.

  «Гасыр чиреге ул – үзе бер дәвер. Шул вакыт аралыгында татарстанлыларның яңа буыны барлыкка килде. Бүген Татарстан Конституциясе – республика дәүләтчелегенең мөһим өлеше, аның иминлегенең, халыкара ризалыгы һәм тотрыклылык нигезе. Вакыт күрсәткәнчә, Татарстан моделе Россиядә иң уңышлысы булды.  Татар яшьләре Республика язмышы өчен җаваплы икәнлекләрен аңлый. Милли һәм рухи гадәтләребезне яклау – яшьләрнең бурычларының берсе», диелә Бөтендөнья татар яшьләре форумы җибәргән мәгълүматта.  

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*